Хәрбиләргә – гуманитар ярдәм
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Хәрбиләргә – гуманитар ярдәм

Әгерҗе районыннан махсус хәрби операция зонасындагы якташларга чираттагы гуманитар ярдәм җыю оештырыла.

Хәрбиләргә төзелеш материаллары (такта, кадак, изолон һәм башкалар), эш кораллары (бензин пычкысы, көрәк, балта, эретеп ябыштыру аппаратлары һәм башкалар), маскировка челтәрләре, юеш сөлгеләр, гигиена кирәк-яраклары кирәк.  

Гуманитар ярдәмне көн саен Әгерҗедәге “Авангард” яшьләр үзәгенә китерергә була.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев