Куршегэ карап өйне сайла
Ислам нуры

Куршегэ карап өйне сайла

Җомга коймагы

Пәйгамбәребез: *“Төпләнәсе йортыңда яман күршедән Аллаһыга сыен(саклавын сора), чөнки юлдагы күршедән китеп була”,*- дигән (әнНәсәи риваяте).

Әгәр кеше үзенә төпләнеп калу өчен яшәү урыны сайласа, күршесенең нинди булуына игътибар бирсен. Раббысыннан яман күршедән саклавын сорап догада булсын. Чөнки, вакытлыча яшәп торганда яман күршегә түзеп тә торырсың. Сәфәр кылганда яман күршегә эләккәндә аннан качып то котыласың. Әмма, яман күрше янында еллар буе гомер сөрү - зур хәсрәт булып тора.

Сөекле пәйгамбәребез шундый дога да кылган дип килә:

*«Йә, Аллаһ! Сиңа яман көннән, яман төннән, яман сәгатьтән, яман юлдаштан һәм даими торак йортыбыздагы начар күршедән сыенам»* (Тәбәрәни риваяте).

Бер шагыйрьне йортын арзанга сатканга кешеләр сүзләгәннәр. Ул аларга җавап итеп шушы юлларны язган:

Йортымны арзанга саттың, дип мине шелтәлиләр,
Яман күрше белән гомер сөргәнемне белмиләр.
Мин аларга: «Җитәр мине сүзләүдән», — дидем,
Йортлар - күрше сәбәпле яки кыйммәт яки арзан булалар.

Йә, Раббым, безгә яхшы күршеләр бир. Яман күршеләрдән имин кыл.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев