Бәйрәмдә катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, авыл җирлеге башлыгы Рафил Сәлимуллин, китапханәчеләр, туган ягыбыз тарихы белән кызыксынып яшәүче башка якташларыбыз
Тәбәрле тарихында яңалык Безнең Тәбәрледә бәйрәмнәр, тематик кичәләр еш була һәм халыкның актив катнашы белән үтә. Галим якташыбыз Раиф Мәрдановның “Тәбәрле тарихына өстәмәләр” китабын тәкъдим итү кичәсе дә, тирән эчтәлекле булып, күңелдә озак вакытларга җитәрлек җылы хис-тойгылар калдырды.
159 битле булып 400 данәдә дөнья күргән әлеге басма шулай ук Раиф Фәтхелбаян улы авторлыгында нәшер ителгән “Тарихта тибрәлгән Тәбәрле” китабының дәвамы булып тора. Сүз уңаеннан, авылыбыз тарихын чагылдырган 711 битле саллы басма моннан унбиш ел элек, 2011 елда дөнья күргән иде.
– Тарихны, бигрәк тә туган ягыңның тарихын язу – бик катлаулы да, җаваплы да хезмәт. Минем дә туган авылым турындагы беренче басманы тагын да тулыландыру теләгем бик зур иде һәм ул күпләрнең ярдәме белән чынга ашты, – диде Раиф әфәнде, икенче китапны язу сәбәбенә тукталып.
Шәхсән үзем дә “Тәбәрле тарихына өстәмәләр” китабын кат-кат укып чыктым һәм анда минем дә мәкаләләрем урын алуына бик тә сөендем. Мондый шатлык хисләрен китапны кулына алып укыган бик күпләрнең кичерүенә иманым камил.
“Бер авыл турында да ике китапның дөнья күргәне юктыр әле. Ә безнең авыл тарихы турында бар һәм бу – Раифның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Без аның белән авылдашлар гына түгел, урамдашлар да әле, шуңа уртак хатирәләребез дә бик күп. Раиф Фәтхелбаян улы – авылның гына түгел, республиканың горурлыгы ул...” Мәгариф ветераны Тәслимә ханым Гайнуллинаның әлеге сүзләрен тамашачылар җылы алкышларга күмделәр. Гомумән, җылы алкышлар да, матур теләкләр дә күп яңгырады бу көнне.
Бәйрәмдә катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, авыл җирлеге башлыгы Рафил Сәлимуллин, китапханәчеләр, туган ягыбыз тарихы белән кызыксынып яшәүче башка якташларыбыз, авторның туганнары, сыйныфташлары Раиф Фәтхелбаян улына олы хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Район һәм авыл җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре – болар барысы да авылдашыбызның олы хезмәтенә лаеклы бәя буларак кабул ителде. Шундый ук хөрмәтләүгә китапны чыгаруга матди ярдәм күрсәткән игелекле авылдашыбыз Алнур Азиев гаиләсе дә лаек булды.
Бәйрәмне алып баручылар Эльза Гыймазова һәм Нәзилә Шәһәбиеваның матур шигырьләре, мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Шәһәбиев, аларның кызлары Илүзә белән Филисә, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова башкаруындагы матур җырлар туган якка, туган авылга булган ярату хисләрен тагын да көчәйттеләр. Китапхәнәчеләр дигәннән, авторның дистәләгән китапларын күргәзмә итеп туплаучы китапханәче Финисә Шәһәбиева булса, тирән эчтәлекле презентация авторы – авыл тарихы музее җитәкчесе Нәсимә Габдуллина.
Раиф Фәтхелбаян улының укытучысы, быел 91 яшен тутырган мәгариф ветераны Гүзәл Абдуллина да укучысына булган рәхмәтен моңлы җырларына төреп җиткерде һәм китапның энциклопедик әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Иж-Бубый авыл тарихы музее җитәкчесе Раиф Гәрәев, Тәбәрле–Иж-Бубый тарихындагы уртак вакыйгаларга тукталып, дуслыкның дәвамлы булуын теләде.
Бәйрәм, әнә шулай, зур бер гаилә бәйрәмен хәтерләтеп, бик җылы рухта узды.
Раиф Фәтхелбаян улы һәм аның тормыш иптәше Рузалия ханым аны әзерләүгә, уздыруга өлеш кертүчеләрнең һәркайсына, тамашачыларга ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Бәйрәм шундый ук рәхәт мохиттә чәй табыны артында дәвам итте…
Фәнзилә ГОМӘРОВА
Тәбәрле авылы
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев