Авылдашлар дип янып эшләде
Язмышлар

Авылдашлар дип янып эшләде

Өлкән буын

Татарстанның сәламәтлек саклау отличнигы, Әгерҗе районының Мактаулы гражданины, Хезмәт ветераны, медицина өлкәсендә 40 ел хезмәт куеп, Кадыбаш авыл җирлеге халкының олы хөрмәтен яулаган Рәмзия апа АЙДАРОВА алтын көзгә кереп барган көннәрдә 85 яшьлек юбилеен каршы алды. 

АВЫРЛЫКЛАРНЫ ҖИҢЕП БАРДЫ

Рәмзия апа авылыбызда иң тынгысыз, иң җаваплы, иң изге хезмәтне башкарды. Ул – ак халатлы шәфкать иясе. Кадыбашта аның ярдәмен тоймаган бер кеше дә юктыр. Хезмәттәше Мөнҗия апа Тукманова белән алар күп еллар күршедәге Татарстан, Алга авылларына да хезмәт иттеләр. Йорт саен кереп балаларга, өлкәннәргә тиешле медицина ярдәме күрсәттеләр. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ялларда, бәйрәмнәрдә яккан мунчаларын, мичтә пешә торган камыр ризык­ларын калдырып, авырсынмыйча, зарланмыйча авырулар янына ашыктылар. 

Ул елларда хәзерге кебек уңайлыклар да, асфальт яисә вак таш җәелгән юллар да юк. Авыл урамнары язгы-көзге пычракларда үтеп йөреп булмаслык була иде. Рәмзия апаның “андый чакларда авырулар янына 40нчы үлчәмдәге резин сапоги киеп йөгердем, чөнки аны салу уңайлы иде”, дип сөйләгәннәре истә. Авыруларны Әгерҗегә дә хәзерге кебек ашыгыч ярдәм машиналарында түгел, “Беларус”, ДТ-75 тракторларында илттеләр. Авырлыклар күп булса да, Рәмзия апа бер генә тапкыр да сер бирмәде. Ул авыруларга ярдәм итеп кенә калмады, аларга җылы сүзен дә таба белде. 

ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛӘРЕНДӘ БАШЛАП ЙӨРДЕ

Рәмзия апа медицина өлкәсендә генә үз эшенең остасы булып калмады, авылның җәмәгать эшләрендә дә иң актив катнашучы булды. Сәхнә түрендә иң моңлы җырчы, яңа гаилә коручы яшьләрне матур итеп котлаучы, хатын-кызлар советын әйдәүче, яңа йолалар комиссиясе җитәкчесе буларак та ул янып торды, авылдашларга үрнәк күрсәтте. Өендә ире – колхозның иң алдынгы шоферы Зәки абый өчен яраткан хатын, каенанасына үз кызы кебек кадерле килен, ике баласына сөекле әни булды. 

Рәмзия апа гомер көзен балалары тәрбиясендә уздырса да, аларның йорт ишеге һәркем өчен ачык. Биредә кызы Фәридә, улы Азат гаиләсе күрше-күләнне, авыл кешеләрен, туганнарны якты йөз белән каршы алалар. Рәмзия апа балаларын да олы җанлы, мәрхәмәтле итеп үстергән әни ул. 

Хөрмәтле авылдашыбызга әле күп еллар кадер-хөрмәткә төренеп яшәргә язсын. Гомер көзе балалары, оныклары янәшәсендә бәрәкәтле, тыныч узсын.

Рәзилә ЯСӘВИЕВА
Кадыбаш авылы

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев