Салагыш мәдәният йортында «Шушы яктан, шушы туфрактан» исемле музыкаль-шигъри кичә узды
Авыл тормышы

Салагыш мәдәният йортында «Шушы яктан, шушы туфрактан» исемле музыкаль-шигъри кичә узды

8 сентябрьдә Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә

Чараның максаты - Россия халыклары телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү.

Шул уңайдан Салагыш мәдәният йортында "Шушы яктан, шушы туфрактан" исемле музыкаль-шигъри кичә уздырдык.

Бәйрәм туган телгә, милли киемнәргә, милли ризыкларга, милләтләрнең гореф-гадәтләренә багышланды.

"Без - Тукайлы халык" исемле күргәзмә ясадык.

Кичәгә җирле язучылар, шагыйрәләребез чакырылды. Тәнизилә Хәбибуллина, Асия Корбангалиева, Раилә Бариева үзләренең шигырьләрен укыдылар. Аларның сүзләренә язылган көйләрне мәдәният хезмәткәрләре җыр итеп бүләк иттеләр.

Шулай ук каләм осталары Римма Бәхтигәрәева, Сәрия Ямиева, Хәлимә Хөснетдинова үзләре язган шигырьләрне укыдылар.

Яшь талантлар Инзир Ибраһимов, Дамир Муллахметов баянда, гармунда уйнадылар. Гафият Нигъматулинның көйләренә язылган җырлар күңелләргә җылылык өстәде.

Кичә барышында Сәлимә Ижбулдинаның "Ана бәхете", Асия Корбангалиеваның "Әгерҗе", Раилә Бариеваның "Эх, алмасы", "Бәхетле киләчәк", Тәнзилә Хәбибуллинаның "Яшьлек хатирәсе" шигырьләренә язылган җырларны Римма апа Бәхтигәрәева, Венера Ибраһимова, Гөлия Латыйпова, Ләйсән Сабирова башкардылар.

Кичәдә Габдулла Тукайның шигырьләрен дә укыдык.

Табышмакларның җавапларын таптык.

Гомер бәйрәмнәрен, никах көннәрен билгеләп үтүче гаиләләрне котладык, чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырдык.

Дуслык бәйрәме зур түгәрәк уенга басып, җыр-бию белән тәмамланды.

Авыл җирлегендә татарлар, руслар, башкортлар, марилар, удмуртлар, үзбәкләр, төрекләр яши. 

Раилә ТИМОФЕЕВА
Салагыш авылы

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев