500 граммлы 11 банка чыга
Кирәк
- 3 кило чөгендер,
- 1 кило помидор,
- 1 кило татлы борыч,
- 1 кило суган,
- 1 кило кишер,
- 1 стакан көнбагыш мае,
- 3 аш кашыгы тоз,
- 1 стакан шикәр комы,
- 125 мл уксус.
Әзерлибез
Кишер, чөгендерне эре угычтан уабыз, калган яшелчәләрне турыйбыз.
Барлык ингредиентларны зур кәстрүлгә салып согы бүленеп чыкканчы талгын утта кайнатабыз.
Яңадан утны көчәйтеп 1 сәгать пешерәбез.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да, җылы әйбер белән бер тәүлеккә каплыйбыз.
500 граммлы 11 банка чыга.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев