Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга
Яшәеш

Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга

Гармунга гашыйк җанга чикләр юк

"Әгерҗе-информ” редакциясе хезмәткәрләре “Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга” дип исемләнгән яңа проектка старт бирде.

Аның кысаларында без Әгерҗе районындагы гармун моңнарына гашыйк үзенчәлекле геройлар турында язмалар, видеолар әзерлибез.

Проектның беренче геройлары – Тирсә авылында яшәүче әтиле-уллы гармунчылар Радик–Әлфинат ФӘТТАХОВлар.

Радик Фәттахов. / М.Ягъфәрова фото
Радик Фәттахов. / М.Ягъфәрова фото

НӘСЕЛ ДӘВАМЧЫЛАРЫ

“Мин өебездә гармун булмаган чакны хәтерләмим. Чөнки гаиләдә өлкәннәрдән алып балаларга кадәр гармун тарта белә иде”, – ди Радик абый.

Аның әтисе Гариф сугышка кадәр Кукмара районында укытучы булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башлангач фронт юлларын үткән. Аннан күп еллар Тирсәдә алдынгы шофер булган.

“Әткәй гел юлда булса да, өйгә кайткач бар дөньясын онытып “Казань” гармунында уйнаганы әле дә күз алдында”, – ди Радик абый.

Гаиләдә үскән өч малай – Раиф, Альберт, Радик та әтиләре үрнәгендә гармунга тартылалар. Гариф абый уртанчы малае Альберт армиядән кайтуга “Беларусь” гармуны алып куя.

Тирсә авылында яшәүче Радик–Эльмира Фәттаховлар
Тирсә авылында яшәүче Радик–Эльмира Фәттаховлар / М.Ягъфәрова фото

“Абыйлар өйдә вакытта кулга гармун эләкмәсә дә, алар югында сандык өстенә менеп утырып гармунны шыгырдата идем. Ул вакытта миңа җиде яшьләр тирәсе булгандыр”, – ди Радик абый, хатирәләргә бирелеп.

Иң беренче уйнаганы якташыбыз – Мордывый авылында гомер кичергән Чыңгыз Мусинның “Иж буйлары” шигыренә язылган көй була.

“Бала-чага өчен уйнарга катлаулырак көй булса да, зур тырышлык куеп өйрәнеп чыктым мин аны”, – ди Радик абый.

Сүз уңаеннан: Альберт абый белән очрашкан саен әле хәзер дә абыйлы-энеле Фәттаховлар гармунда уйнарга яраталар. “Бу мизгелләрдә икебезнең дә күз алдыннан балачак, яшьлек еллары уза”, – диләр.

ҺӘР ЧАРАНЫ БИЗИ

Гармунчы малай Радикның исеме авылда да еш ишетелә башлый. Ул чактагы клуб мөдире Миңнур Һадиева аны сәхнәгә алып чыга. Мәктәптә укыганда яшьтәше, ул вакытта ук оста булган Альберт Муллахмәтов белән тәнәфесләрдә чиратлашып гармунда уйныйлар. Соңыннан әлеге малайлар да Тирсә авылының гармунчылар сафын тулыландыралар.

Радик та бик күп бәйрәмнәрнең бизәге була. Авылда уза торган туйларны, армиягә озату кичәләрен гармун моңнарына күмә. Хәзер ул Тирсә мәдәният йорты каршында эшләүче “Моңлы гармун” ансамбленә йөри.

Тормыш иптәше Эльмира белән дә аларны әлеге уен коралы кавыштыра. 1976 елда уртак танышларының туйларында танышкан яшьләр, бер-берсенә гашыйк булып, гаилә коралар. Радик абый гомере буе шофер булып эшли. Озын юллар үткәндә моңланган чаклары да еш була.

Эльмира апа балалар бакчасында пешекче вазифасын башкара. Алар 50 елга якын бик бәхетле пар булып яшиләр.

СӘЛАМӘТЛЕК МӨМКИНЛЕГЕ ЧИКЛЕ БУЛСА ДА

Фәттаховлар ике балага гомер бүләк итәләр. Светлана гаиләсе белән Ижауда гомер кичерә. Әлфинат үзләре белән яши. Церебраль паралич авырулы булып туса да, Әлфинат тормышны, кешеләрне, сәнгатьне яратуы белән аерылып тора. Өйдә еш кына яңгыраган көйләрне үзенең дә уйнау теләге зур була. Ул да әтисе кебек җиде яшендә гармунда уйнарга өйрәнә.

“Улыбызның сәләте барлыгын сизгәч тә “Кубань” гармуны сатып алдык”, – ди Радик абый.

“Иң беренче “Мәдинәм-гөлкәем”не җырлап уйнады ул”, – дип сүзгә кушыла Эльмира апа.

Сул кулы начар хәрәкәтләнгәнгә, Әлфинат гармунны әйләндереп уйный. Төймәләренә уң кулы белән генә баса. Башын кыңгыр салып уйнаган көйләрне тыңлыйсы да тыңлыйсы килә.

Әлфинат узган ел “Татарстан” телеканалының “Уйнагыз, гармуннар” тапшыруына да төшкән. Аның сәнгатькә гашыйк булуын шул сыйфаты да күрсәтә: ул Әгерҗедә, якын-тирә авылларда уза торган бер генә татар концертын да калдырмый.

РӘХӘТЛЕК БИРӘ ТОРГАН ШӨГЫЛЬ

Әлфинат Фәттахов. / М.Ягъфәрова фото
Әлфинат Фәттахов. / М.Ягъфәрова фото

Әтиле-уллы Фәттаховларның биш гармуннары бар. Әлфинатныкы гына өчәү!

Ул күбрәк көндез, әти-әнисе өйдә булмаганда ялгызы моңланып утырырга ярата.

“Әлеге уен коралын кулга алсам, бер-ике сәгать уйныйм. Гармун – ул күңел халәте. Һәм анда уйнаганда нинди хисләр кичергәнне аңлатып та булмый”, – ди Әлфинат.

М.Ягъфәрова фото
М.Ягъфәрова фото

Ә Радик абый күбрәк кич моңлана.

“Эшләр төгәлләнгәч, гармунны сузып җибәрәсең, күңелне шундый якты хисләр биләп ала”, – ди.

“Өйдә яраткан көйләребез яңгыраганда җырламый да түзеп булмый”, – дип кушыла Эльмира апа.

Әнә шулай, матур тормышларын гармун моңнарына күмеп яшиләр Фәттаховлар. Шуннан күңел тынычлыгы, рәхәтлек алалар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев