3 сентябрь – Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне
Бу дата ил тарихына тирән кайгы һәм сыкрану белән язылган. Нәкъ менә шушы көнне без Бесланда һәм башка террорчылык актларында бер гаепсезгә гомерләре өзелгән балаларны, якыннарыбызны олы сагыш белән искә алабыз.
Шул уңайдан Салагыш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Тормыш тамчысы» дип аталган Бөтенроссия акциясе оештырылды.
Китапханәче Раилә Тимофеева балаларга террорчылыкның иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш булуын, аның төп максаты кешеләрне курку астында тоту икәнен аңлатты. Беслан трагедиясе мисалында сусыз һәм ризыксыз калган нәниләрнең язмышы сөйләнелде.
Акция барышында укучылар белән дуслык, тынычлык, бердәмлек һәм кешелеклелек турында җитди әңгәмә кузгалды. Балаларга тормышта дөрес юл сайлауның, начар гадәтләргә юлыкмауның, өлкәннәрне, укытучыларны һәм әти-әниләрне хөрмәт итүнең, дусларга һәрчак ярдәм кулы сузуның мөһимлеге ассызыкланды.
Чара ахырында кунаклар террорчылар кулыннан һәлак булган барлык корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Балалар, «Тормыш тамчысы» символы сыман үсемлекләргә, чәчәкләргә су сибеп, Бесланда суга тилмереп һәлак булган сабыйларның рухларына хөрмәт күрсәттеләр.
«Илләребез һәрчак тыныч, күкләребез аяз, ә балаларыбызның бәхетле елмаюлары мәңгелек булсын!» – дигән изге теләкләр белән тәмамланды бу чара.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев