Әгерҗедә яшәүче Сергей МУРЗИН малай чактан умартачылык серләренә өйрәнә башлый
Бүген ул – әлеге өлкәдә башкалар белән уртаклашырлык тәҗрибәсе булган оста умартачы. “Заман үзгәргән саен бу өлкә дә яңалыкка омтылуны таләп итә. Шуңа күрә күп укырга, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнеп камилләшергә туры килә”, – ди Сергей.
ДҮРТЕНЧЕ БУЫН УМАРТАЧЫ
Әгерҗе районының мари авылларында яшәүчеләр элек-электән данлыклы умартачылар булганнар. Сергейның ерак бабасы Мурзин Исаев (Мурзин фамилиясе балаларына аның исеменнән күчкән) Кам.Ключ авылында революциягә кадәр үк бал кортлары тоткан. Аның улы Сергейны да, оныгы Емельянны да тирә-якта умартачылар буларак яхшы белгәннәр. Емельян улы Сергейга да әлеге эшнең нечкәлекләрен өйрәткән.
– Әти заманында Йошкар-Олада нәкъ менә шушы белгечлеккә укыган. Районда иң оста кортчыларның берсе иде ул. Колхоз умарталыгында эшләде. Әни дә, мин дә, абый белән сеңлем дә аның ярдәмчеләре булдык. Яшьтиләрнең күбесе җәйге каникулны уйнап, су коенып уздырсалар, без умарталыкта идек. Әти кулы астында күп нәрсәгә өйрәндек, – ди Сергей.
Колхозда гына түгел, үз хуҗалыкларында да бал кортлары тоталар алар. Сергей әтисе белән мотоциклга утырып авылдан-авылга бал сатып йөргәннәрен әле дә бик яхшы хәтерли.
Алты ел элек әтисе вафат булганнан соң Сергей бал кортларын бетерү турында уйламый да. Әгерҗедә яшәсә дә, Кам.Ключка йөз чакрым ара булса да, ялларында туган авылына ашыга.
ЭШ ҖАЙЛАШТЫРЫЛА
Әлеге эшнең үз нечкәлекләре һәм авырлыклары бар. Бал корты өчен иң куркынычы – дымлылык. Алар корылык һәм җылы яраталар. Яңгырлы һава шартлары, төрле авырулар – болар умартачыларны борчуга сала торган төп проблемалар.
– Корт авыруларына каршы төрле препаратлар кулланыла. Мин составында химик матдәләр аз булганына өстенлек бирәм. Бал экологик яктан чиста булсын өчен бу зур әһәмияткә ия, – ди Сергей.
Ул токымлы кортлар үрчетә. Ояларны да заманчалаштырган.
– Әтиләр заманында умарта оялары аркылыга җәелгән булалар иде. Ә хәзер, киресенчә, берничә корпуслы итеп “буйга үстерәбез”. Мондый умарталар кортлар өчен дә, хуҗаларга да уңайлы, – ди Сергей.
Эшне әнә шулай акрынлап җиңеләйтергә тырыша. Бал аерта торган җайланманың да электр белән эшли торганын сатып алганнар.
– Элек бал аертканда өйдә ничә кеше бар, барысы да әлеге процесста катнаша иде. Хәзер җәмәгатем Гөлнара һәм улыбыз Эльдар – уң кулым, – ди Сергей.
БАЛ АЕРТУ – ИҢ КҮҢЕЛЛЕ МӘШӘКАТЬ
Быелгы җәй умартачылар өчен ничек булган?
– Яңгырлы җәй бал күләме кимүенә сәбәп булды. Кортлар юкә балын тиешенчә җыеп алалмадылар дип уйлыйм. Чөнки юкә чәчәк атып бетереп кортларның актив бал җыю вакытында яңгырлар яуды.
Кайбер умартачылар май аенда ук бал аерта башлыйлар. Бу турыда Сергейның да фикерен белдек.
– Тузганактан җыелган бал иң файдалысы, диләр. Әмма минем майда бал суыртканым юк. Бал кортларының ул вакытта сыйфатлы, өлгергән бал җыю өчен көчләре җитми әле. Аннан соң май балы озак сакланмый, – диде ул.
Сергей быел балны беренче тапкыр июль башында аерткан. Һәм бу эш август ахырына кадәр дәвам итә.
– Бал аерту – иң рәхәт һәм күңелле мәшәкать ул. Авыз суларын китереп бал акканда ничек инде канәгатьләнү хисләре кичермисең! Кечкенә генә табигать могҗизасы булган кортлар кеше өчен никадәр файдалы ризык әзерлиләр. Без аларга бары рәхмәтле булырга тиеш, – ди Сергей.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Ул кортлар турында кызыклы фактлар да җиткерде. Актив кортларның гомере нибары 28 көн икән. Алар шул дәвердә бер чәй калагы бал җыеп өлгерәләр. Бер корт көнгә биш чакрым ераклыктан бал ташырга мөмкин. Юлны “разведчик” кортлар күрсәтә. Алар, биюдәге кебек төрле хәрәкәтләр ясап, кайсы якка, никадәр ераклыкка очарга кирәклеген аңлаталар. Бер бал корты көн саен 20 мең чәчәккә куна ала. Ана корт өч-дүрт ел яши. Ул бер тәүлеккә 2-3,5 мең йомырка сала. Бер ана корттан 50 меңгә якын корт үрчи.
– Шунысын да әйтим әле, узган ел бер оя кортлар аеруча усал булдылар. Әмма алар бик эшчән иде. Әлеге умартадагы бал башкаларына караганда күплеге белән аерылып торды. Шулай да усаллыклары үзәккә үткәнгә бал аерткач бу умартаны бетерермен дип уйлап йөрдем. Әмма вакыты җитеп умартаның капкачын ачсам ни күрим, бер корт та калмаган. Моны могҗиза дими, ни дисең?! – ди Сергей.
Әтисе вафат булгач та кеше ышанмаслык хәл була.
– Аның җәсәден соңгы юлга озатырга дип ишегалдына алып чыккач бал кортлары күчләре белән оча башладылар. Май аенда мондый хәлне күргән юк иде. Авыл агайлары моны кортларның хуҗалары белән хушлашуы диделәр, – ди Сергей.
БАЛ ГЫНА ТҮГЕЛ
Сергейның сүзләренчә, бал никадәр тәмле һәм файдалы булса да, соңгы елларда аннан да төрле катнашмалар ясау популярлаша бара. Ул да узган ел бал белән тәҗрибәләр үткәрә башлый. Әйтик, лимон һәм имбирдан бал-крем. Моның өчен әлеге җимешләрне киптерә, тегермән аша үткәрә. Аннан балга кушып билгеле технология буенча ясый. Кара карлыган, кура җиләге белән кушылган бал-крем да бик тәмле була, ди.
Сергей – “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы да.
– Умартачылар белән аралашкада Дагыстан халыкларының традицион кухнясында популяр булган урбеч турында сүз китте. Урбеч – ул куе паста. Аны бал яки май белән болгаталар. Мин дә “Татарча урбеч” ясап карамакчы булдым. Төрле чикләвекләр кушып ясалган мондый катнашмалар да бик тәмле килеп чыга, – ди.
– Бадәм (миндаль), әстерхан чикләвекләрен, кабак төшен ваклап ясаганнарын үзләре дә, туганнары да бик яраталар. Мондый катнашмаларны төрле авыруларга каршы да ясарга мөмкин, – ди Сергей.
– Гомумән, бал – җитмеш төрле авыруга дәва, – дип дәвам итә.
Сергей үзе көн саен иртән ач карынга бер стакан җылы суга бер бал кашыгы бал салып эчүне гадәткә керткән. Ул көне буена җитәрлек күтәренке кәеф, энергия бирә, ди.
Әнә шулай, яраткан шөгыле турында тәмләп сәгатьләр буе сөйли ала ул. Киләчәккә матур планнар белән дә яши. Ерак бабаларыннан килүче әлеге баллы шөгыльне балаларына һәм оныкларына тапшыру теләге белән яна...
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев