Иң күп сөт «Нәүрүз» ширкәте мегафермасында савыла
Район хуҗалыкларында тәүлеклек сөт саву күләме 89,2 тонна тәшкил итә, бу – бер сыердан 28,1 кило дигән сүз.
Иң күп сөт «Нәүрүз» ширкәте мегафермасында савыла. Анда тәүлек саен 71 тонна сөт Хөкүмәткә тапшырыла. Узган елга караганда, 21 тоннага күбрәк.
«Наҗар» хуҗалыгында 4,5 тонна сөт савалар. Күрсәткеч, узган елга караганда, 400 килога күбрәк. Сарсак-Омгада Илнур Сәетов фермерлык хуҗалыгында тәүлек саен 8,1 тонна сөт савыла.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев