Бергәләп төзибез, хыялланабыз, искә алабыз
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы

Бергәләп төзибез, хыялланабыз, искә алабыз

Әтиебез, гаилә башлыгы, хәрби – гвардия лейтенанты Олег ИСАЕВ белән хушлашуыбызга бер ел тулды

Август аенда аны туган авылыбыз Кадрәктә соңгы юлга озаттык. Ә авылны тагын да яхшырак итүгә кагылышлы сүзләре, хыяллары, планнары күңелдә калды. Ул, чын мәгънәсендә, ватанпәрвәр булды һәм моны сүздә генә түгел, гамәлләрендә дә раслый алды. 

БАТЫРЛАРЧА ҺӘЛАК БУЛГАННАР

Әтинең хәрби юлы 3 апрельдән 4есенә каршы төндә өзелә. Успеновка торак пункты өчен көрәш төне буе бара. Беркем дә исән калмый. Аларның барысы да – геройлар. Һәлак булсалар да, алда торган бурычларын ахырга кадәр үтиләр. Әни яңалыклар сводкасында Россия гаскәрләренең Успеновка торак пунктын алулары турындагы хәбәрне таба. Ул безнең өчен, бер яктан, йөрәк әрнүе булса, икенче яктан, әтинең һәм аның хәрби дусларының үз гомерләрен юкка гына бирмәүләрен раслый. Үлгәннән соң әти Батырлык ордены белән бүләкләнде. 

ӘТИ СҮЗЛӘРЕ БУЕНЧА

Әти һәрчак: “Хыялланырга курыкмагыз! Хыяллар тормышка аша!” – дип кабатларга  яратты. Без хәзер аның әйткән сүзләре буенча яшәргә тырышабыз. Ике энем чаңгы ярышларында лаеклы чыгыш ясыйлар: аларның һәр хәрәкәтендә әтигә хас үҗәтлек һәм ныклык чагыла сыман. 19 яшьлек Семен, чын мәгънәсендә, гаиләдә хуҗа ролен башкара: барлык эшләрдә катнаша, өйне ремонтлау белән шөгыльләнә, спорт тренерына укый һәм узган сезонда спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.  

БАРЫБЫЗ ӨЧЕН ДӘ ДОГА КЫЛ

Әти мари традициялә­рендәге дин әһеле иде. Аны бу вазифага Татарстанның югары карты – якташыбыз Олег Третьяков багышлады. Әти өчен ул традиция генә түгел, ә терәк булды. Ул махсус хәрби операция зонасында таң атканда гыйбадәт кылуы турында сөйли иде. Башта хезмәттәшләре аннан: “Син нишләп мунчага кия торган баш киеменнән йөрисең?” (картларның традицион баш киемнәре бар), – дип көләләр. Ә аннан алар отрядының һәрчак тулы составта кайтуын күреп алалар. Инде көлмиләр, “Олег, безнең барыбыз өчен дә гыйбадәт кыл”, – дип үтенәләр. 

Хәзер без бу традицияне сакларга тырышабыз. Әтинең баш киемен Семен кия. Ул әлегә бары тик өйрәнә генә. Әмма безнең зур гаилә өчен бу – чиксез горурлык. Семен үзе дә әлеге җаваплылыкны тоя: үзен лаеклы тота, бервакытта да сынатмый.   

КИЧЕКТЕРЕРГӘ ЯРАМЫЙ

Мин дә үземне озак эзләдем. Әти үлгәннән соң элеккеге тормыш кысан кебек тоела башлады. Элек барысы да ничектер үзеннән-үзе бара иде, хәзер күңелдә калырдай ниндидер мәгънәле эш-гамәл башкарасы килә. Әле әти исән чакта ук Кадрәк тирәсендә ял базасы булдыру турында хыяллана идек. Ул һәрчак: “Монда чиста һава, янәшәдә генә – табигый заказник, 20 чакрым ераклыкта – Кама елгасы, бай урманнар.

Ә мари мәдәнияте – үзе үк серләр һәм риваятьләр сандыгы. Аларны сөйли, күрсәтә белергә генә кирәк”, – дип кабатларга ярата иде. 

Хәзер уйлыйм: тормыш турында алдан берни дә әйтеп булмый. Якын кешең белән соңгы сөйләшү кайчан булачагын да белмисең. Шуңа кичектерергә ярамый дигән карарга килдем. Көч, теләк барында, әти турындагы истәлек, алга барырга этәреп, юл күрсәткәндә, эшләргә кирәк. 

ЗУР ЭШЛӘР КЕЧКЕНӘ АДЫМНАРДАН БАШЛАНА

Хәзер мин Кадрәктә үзем генә яшим. Әни белән энеләрем Әгерҗедә: укыйлар, эшлиләр, тренировкаларга йөриләр. Семен еш кына чаңгы буенча җыеннарга һәм ярышларга бара. Бервакыт без аның белән хыялланып утырганда энемнең күзләрендә очкын күрдем. Планнар турында сөйләгәндә әтинең дә күзләре шулай яна иде. Энемә карадым да шундый уй килде: әти янәшәдә генә, ул безгә карый һәм сөенәдер. 

Әлегә без туризм турында хыялланабыз гына. Кунаклар өчен экскурсияләр уздыра башладык. Күрше Варкләд-Бодья удмуртлары үрнәгендә өйрәнәбез. Әти: “Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана”, – дияргә ярата иде. Без дә шушы кагыйдәгә тугрылык сакларга тырышабыз.    

ӘЙДӘГЕЗ, ТАНЫШЫЙК

Мин үзем кечкенәдән җырларга яраттым, артист булырга хыялландым. Әти үлгәннән соң әлеге хыял яңа төсмер алды. Аның белән бергә өйрәнгән һәм үзем язган җырлар гади көй генә түгел, ә әти белән аралашу, аның турында сөйләү, күңелдәгесе белән уртак­лашу ысулына әверелде. Шул рәвешле, “Әйдәгез, танышыйк” дип аталган концерт программам барлыкка килде. Исеме дә очраклы гына түгел: мине күпләр аларның күз алдында үскән “Исаевларның кызы” буларак яхшы белә. Ә хәзер мин сәхнәгә үз тарихы, җырлары, әрнүләре һәм өметләре булган артист буларак чыгам. Яңа урында чыгыш ясаган саен шуны аңлыйм: тарихым бер төсле булса да, ул төрле җирдә төрлечә яңгырый.

Һәр җирдә халык төрлечә кабул итә. Концерт барышында кемнеңдер күзендә яшь бөртекләре җемелдәсә, кемдер, мине хуплап, башын чайкап утыра. Димәк, мин дөрес юлда. Кадрәктә яңа клуб ачылуын түземсезлек белән көтәм. Әти хыялланган, мин юл башлаган урында җырлыйсым, аның хыялларын тормышка ашырасым килә. 

Гаиләбез миңа һәрьяклап ярдәм итә. Без бергәләп төзибез, хыялланабыз, искә алабыз. Кайчак әти төшкә керә. Аз-азлап, чиратлап күрәбез аны. Нидер сөйли, нәрсәдер эшли. Утырып тора, карый һәм елмая…

Без аның хыяллары белән яшибез. Аның туган ягыбызга булган олы яратуы, тормыш кагыйдәләре – барысы да бездә дәвам итә. Без аның турындагы истәлекләрне саклап кына калмыйча, тере итәргә, хыялларын чынбарлыкка әверелдерергә тырышабыз. Мин ышанам: безнең тырышлыгыбызны, яңа юллар эзләвебезне, һәрчак бергә булуыбызны күреп, әтиебез сөенәдер. Һәм бу безгә яңа канатлар куя. 

Александра ИСАЕВА. Кадрәк авылы. 

Редакциядән: 

Олег Исаев “Батырлык өчен” медаленә дә лаек булган. Югары бүләкне батырның гаиләсенә районның хәрби комиссары Илгиз Галиев тапшырган. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев