Юлчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
“Бу юлларга сөенеп карыйм. Беренчедән, биредән үтеп йөрүче шоферлар өчен шатлансам, икенчедән, хезмәтебезнең нәтиҗәсе куандыра”, – ди “Автотехникс” юл төзү предприятиесе мастеры Илдар ГАЙФУЛЛИН. “Әгерҗе-Красный бор–Яңавыл-Яңа Бәзәкә” участогы турында әйтүе аның.
“Әгерҗе-Красный бор” дип йөртелүче олы юлдан Яңавылга кадәр ун чакрымга якын озынлыктагы әлеге участокны капиталь ремонтлау эшләренә узган ел старт бирелгән иде.
– Ике ел эчендә бу участок тулысынча реконструкцияләнде. Башта нигезе тиешле итеп күтәртеп эшләнде. Ике кат яңа асфальт салынды. Юлның киңлеге җиде метр, юл читләре метр ярым тәшкил итә хәзер. Бөтен эш тә яңача технологияләр нигезендә башкарылды. Юл билгеләре, чикләүләр, тукталыш – барысы да тиешле шартларга туры килә, – дип сөйли Илдар Фәнүр улы.
2024 елның ноябрендә Яңавыл белән Яңа Бәзәкә арасындагы биш чакрымга якын юл участогы кулланылышка тапшырылган иде. Аны ачу тантанасы әле дә күз алдында. “Без бу көнне 20 ел көттек. Ниһаять, ул килде. Шушы тигез шома юлда басып торуыбыз белән бик бәхетле без бүген”, – дип, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткергән иде авыл халкы юлны ачу уңаеннан узган бәйрәмдә.
Ә бүгенге көнгә Яңа Бәзәкәдән олы юлга кадәр унбиш чакрымга якын арада капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Шундый ук капиталь ремонт эшләрен Песәй-Кырынды аралыгында да алып баралар юл төзүчеләр.
Тулырак итеп «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының 40нчы санында укыгыз
Нет комментариев