Көчек авылында һәйкәл ачылды
Өлкәннәр декадасының беренче көне Көчек авылы халкы өчен аеруча истәлекле булды: Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган мемориалның дәвамы буларак, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл ачылды.
– Бу һәйкәл тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын, сугыш чоры балаларының сабырлыгын чагылдыра. Ул барыбызга да Бөек Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яуланганын искәртеп торачак. Сугыш каһарманнарына мемориалны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә үзара салым акчаларына яңартып төзегән идек. Һәйкәлнең бу өлешендә дә үзара салым акчалары файдаланылды. Димәк, аны торгызуга һәркайсыгызның өлеше кергән. Рәхмәт, авылдашларыбыз! – диде үз чыгышында Көчек авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина.
Кызганычка каршы, башка җирлекләрдә кебек үк, биредә дә сугыш ветераннары юк инде. Тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының да сафы сирәгәя.
Тулырак итеп «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының 39нчы санында укыгыз
Нет комментариев