Тәлгать–Гөлсинә Муллахмәтовлар алтын туйларын билгеләп үтә
Язмышлар

Тәлгать–Гөлсинә Муллахмәтовлар алтын туйларын билгеләп үтә

Синнән башка яшәү юк миңа

Барҗы-Умгада гомер кичерүче Тәлгать–Гөлсинә Муллахмәтовлар алтын көздә парлап яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. 

Яшь вакытта Тәлгатьнең иң курыкканы авылны ташлап китү була. Әбисе белән генә үскән егет кечкенә чактан ук тормыш көтәргә өйрәнә. Чөнки өйдә аннан башка ир-ат булмый. Җиденче сыйныфта укыганда кечкенә генә йорт салып керәләр. Мәктәп тәмамлап армия сафларына киткәч тә ул көн саен төшендә туган авылы Барҗы-Умганы күрә. 12 йортлы урам, хуҗалык саен көтүгә чыккан маллар, авыл кешеләре... Ике елдан әнә шуларны сагынып, ашкынып, “башка беркая да китмим” дип кайта.

Сентябрь башы... Авылларда урып-җыю эшләре гөрләгән вакыт. Әлеге җаваплы чорга Жданов исемендәге колхозның Барҗы-Умга бригадасына эшкә Казаннан дүрт кыз килгән була. Кызларның берсе – Гөлсинәгә Тәлгатьнең бер күрүдә күзе төшә.

Тулырак итеп «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының 39нчы санында укыгыз


Нет комментариев