Кодашта “Гомер юлы – якты йолдыз” дип исемләнгән чара узды
Төрле яктан камил һәм кабатланмас шәхесләр була. Алар халыкның йөзен билгели, кешелекне үз тәҗрибәсе белән баетып, киләчәккә юнәлеш күрсәтә. Дипломат, галим, язучы Йолдыз ХӘЛИУЛЛИН – шундыйлардан. Иске Кызылъяр авылында туып-үскән, бүген Мәскәүдә яшәүче күренекле якташыбызның 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Кодаш авыл китапханәсендә узган кичәдә дә сүз нәкъ шул турыда барды.
“Гомер юлы – якты йолдыз” дип исемләнгән чарада авыл халкы, әдипнең туганнары, китапханәчеләр, туган як тарихы белән кызыксынучылар катнашты. Йолдыз Нури улы белән бәйле бик күп истәлекләр барланды, аның турында төрле басмаларда дөнья күргән язмаларга, авторның үз китапларына күзәтү ясалды, туган якка ярату белән сугарылган җырлар башкарылды, шигырьләр укылды.
Якташыбызның гомер бәйрәме уңаеннан әзерләнгән бай күргәзмә, презентация бәйрәмне тагын да эчтәлекле, мәгънәле итте.
Тулырак итеп «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының 39нчы санында укыгыз
Нет комментариев