23 августта Рәунак Шәриповка 100 яшь тулыр иде
Әгерҗелеләр аны әле дә “Әгерҗе Левитаны” дип олы хөрмәт белән искә алалар. Сүзебез – Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган төзүчесе, район Сабан туйларының алыштыргысыз алып баручысы, Әгерҗенең Мактаулы гражданины, “Әгерҗе хәбәрләре”нең актив хәбәрчесе Рәунак ШӘРИПОВ турында.
Юбилее якынлашкан көннәрдә редакциягә уллары Рафаэль белән Рәшит, төзелеш тармагы ветераны, РФнең Мактаулы транспорт төзүчесе Фирдәвес Акатов кереп, мөхтәрәм шәһәрдәшебез белән бәйле хатирәләрен уртаклаштылар.
ФРОНТ ЮЛЛАРЫ БУЙЛАП
– Без үскән Киров урамындагы төп йортта сеңлебез Раушания яши хәзер. Әтинең вафатына 13 елдан артса да, елның-елында Бөек Җиңү бәйрәме көнендә әтинең орден-медальләр тагылган “парадный” костюмын шифоньердан алып, күренә торган урынга элеп куя. Әтинең туган, вафат булган көннәре дә – без – туганнарга очрашу, аралашу, хатирәләр барлау өчен бер сәбәп, – диләр уллары.
Бөек Җиңү көне дигәннән, Рәунак Мулланур улы Дунай флотилиясендә хезмәт итә. Илебезне дошманнардан азат иткәннән соң, Румыния, Болгария, Чехословакия, Югославия, Венгрия аша да уза. Җиңү көнен Австриядә каршы ала. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, бик күп медальләргә лаек була. Унҗиде яшендә фронтка киткән егеткә туган якларына җиде елдан соң гына кайту насыйп була.
ХЕЗМӘТ ЕЛЛАРЫ
Сугыштан соң паровоз депосына эшкә кайткан һәм анда комсомол комитеты секретаре булып эшли башлаган егеткә хезмәт юлында нинди генә вазифалар башкарырга туры килми?! Читтән торып Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган яшь белгечкә КПССның район комитетында инструктор булып эшләргә дә, оештыру һәм сәнәгать-транспорт бүлеген җитәкләргә дә туры килә. 1967 елда ул район Советы башкарма комитеты җитәкчесенең су басу зонасы буенча урынбасары итеп сайлана.
– Су басу зонасына эләккән авылларны күчергәндә әти атналар буе өйгә кайтмый, кайткач та Казанга чыгып китә иде, – дип искә алалар уллары.
Әлеге җаваплы эшне 20 ел дәвамында җитәкли ул һәм шушы чорда 17 торак пункт күчерелә.
– Халыкны күчерү белән бергә, яңа урында йортлар, мәктәпләр, медпунктлар, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, административ биналар да төзергә кирәк булды. Рәунак Мулланур улы әлеге эшләрнең дә башында торды, – дип кушыла Фирдәвес Гариф улы.
– Шаршады авылыннан ерак түгел Иж елгасы аша тимер-бетон күпер төзү эшенә дә Рәунак Мулланур улы кураторлык итте. Төзелеш объектларын кабул итү комиссиясе әгъзасы буларак та районда бик күп биналар аның катнашында кулланылышка тапшырылды, – дип дәвам итә.
ҮЗ ҮРНӘГЕНДӘ ТӘРБИЯЛӘДЕ
– Эше ничек кенә җаваплы һәм тыгыз булмасын, безгә тәрбия бирергә дә вакыт тапты әткәй, – диләр уллары. – Дөрес, бу яклап әниебез Вәсимәнең дә роле зур булгандыр. Чөнки ул, безгә әткәйне һәрчак үрнәк итеп куеп, гаиләдә баш кеше икәнлеген искәртеп торды. Өйдә булган чакта әти көндәлектәге билгеләр белән танышырга да, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәклеген аңлатырга да, пөхтәлеккә өйрәтергә дә өлгерә иде. Үзе дә бик чиста, төгәл булды. Язуы да каллиграфик матур иде аның. Әткәйнең игътибарга лаек тагын бер сыйфаты – һәр кешегә тигез карашлы, киң күңелле булуы. Ул бер тапкыр күргән кешенең дә исем-фамилиясен истә калдыра, алай гына да түгел, нәсел-нәсәбенә кадәр белә иде. Олысы-кечесе белән һәрчак кул биреп күреште. Безне дә гади, кешелекле булыгыз дип өйрәтеп үстерде, – диләр бертуганнар. – Бик сирәк булса да әти белән авылларга чыгу бәхете эләгә иде. Аның бик күп кешене белүенә, алар белән туганнардай якын итеп сөйләшүенә гаҗәпләнә идек без.
САБАН ТУЕ – АЕРЫМ ТЕМА
– Райондашлардан “Рәунак абый алып барган Сабантуйлар гөрләп бара иде” дигән сүзләрне әле һаман да ишетәбез. Чыннан да, Иж буенда узган милли бәйрәмне әткәйнең микрофонсыз үзенә генә хас яңгыравыклы тавыш белән алып баруы, халыкны төрле телләрдә сәламләве онытырлык түгел. Ул “Мәдинә-гөлкәем”не җырлап җибәрсә, халык гөрләтеп кул чаба иде. Күпме демонстрацияләрне, башка чараларны алып барды ул?! Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып киенеп, ничәмә-ничә балага сөенеч бүләк итте, – дип дәвам итәләр.
РАЙОН ГАЗЕТАСЫ ХӘБӘРЧЕСЕ
Рәунак Шәрипов 50 елга якын район газетасының актив хәбәрчесе булып тора. Озак еллар район басмасы белән җитәкчелек иткән Хәернас Булатов бер язмасында болай ди: “73 яшьлек ветеранга 90 чакрым ераклыктагы Красный борга барып язма әзерләп кайтырга кушканда да карышмый. Ул аны үзе “хәрби задание” дип атый. Атка атланып барып, эшне төгәл итеп вакытында башкарып кайта. Бу очракта фронтта алган күнекмәләре дә ярдәм итми калмыйдыр...”
– Әткәйнең язмалары өчен алган гонорарын тигез итеп оныкларына бүлеп биргәне – әле дә күз алдында, – дип елмаялар уллары.
Район газетасының 95 еллыгын билгеләп үткән бу көннәрдә Рәунак ага кебек тугры хәбәрчеләребез алдында баш иябез.
Язмага нокта куйганчы, тагын бер фикерне язмый мөмкин түгел. Сәгатьтән артык барган җылы әңгәмә барышында уллары Рәунак ага белән бәйле бик күп хатирәләрне уртаклаштылар. Балаларының дус-тату булуына, үзе турындагы истәлекләрнең аларда, оныкларында яшәвенә Рәунак аганың рухы сөенәдер. Бу язма да тормышны, кешеләрне, туган ягын ихлас яратып яшәгән мөхтәрәм райондашыбыз рухына дога булып барып ирешсә иде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев