Әгерҗедә яшәүче Асия Абидина федераль каналда баручы ДНК тапшыруы аша туганнарын тапкан
Язмышлар

Әгерҗедә яшәүче Асия Абидина федераль каналда баручы ДНК тапшыруы аша туганнарын тапкан

Утыз җиде елга сузылган сер

Асия 37 яшенә кадәр әти-әнисен дә, туганнарын да белми яши. Әмма аларны табу теләге көчле була. Эзләнүләренең нәтиҗәсе – соңгы елларда якыннары турында мәгълүматлар табыла башлый. Ә НТВ каналының ДНК тапшыруы дөреслекне ачыкларга ярдәм итә. Асия бер елга ике тапшыруда төшә.

ПРИЮТ КЫЗЫ

– Мине Әгерҗедәге сабыйлар йортына 11 айлык чагында китергәннәр, – ди Асия. – Ничек эләккәнемне төгәл генә белмим. Чөнки төрле вариантлар бар.

Кайберәүләр әнисе бәкедә су коендырганнан соң кыз салкын тиеп авырган да, хастаханәгә илткәннәр, соңыннан килеп алучы булмаган, диләр. Кемнәрдер шушы хәлләрдән соң Асияне үлгән дип фаразлыйлар. Кемдер әтисе әнисенең күз алдында фаҗигале төстә һәлак булгач, опека органнары вәкилләре кызны бирегә урнаштырганнар, ди. Үзәк өзгеч әлеге вакыйгалардан соң әнисенең сәламәтлегенә зыян килү сәбәпле, ул калган 36 ел гомерен хастаханәдә уздырырга мәҗбүр булган дип әйтәләр. 

Асиягә ике яшь булганда аны Казандагы балалар йортына урнаштыралар. Ул анда 16 яшенә кадәр тәрбияләнә. 2000 елларда законга ятим балаларга фатирны тууны теркәү урыны буенча бирергә дигән үзгәрешләр кергәннән соң, Асияне Әгерҗегә  күчерәләр. Заводская урамында урнашкан приют балигъ булганчыга кадәр аңа туган йортын алыштыра.

– Приютта яшәгәндә яшь­тәшләремнең әти-әниләрен сагынып елаганнарын хәтерлим. Мин дә берәрсе килер дип көттем. Әмма кемне? Әти-әнине хәтерләмим, туганнарны белмим. Шул рәвешле, күп еллар билгесезлектә яшәдем, – ди Асия.

Приюттан чыкканда би­релгән белешмәдән соң гына ул әти-әнисенең исем-фамилияләрен белә: Иванова Анна Вадимовна һәм Козин Борис Филиппович. 

УЛЫ ТУГАЧ ЭЗЛӘНҮ ЭШЛӘРЕ БАШЛАНА

Әгерҗедә Асия кияүгә чыга, уллары туа. 

– Егор үсә төшкәч әби-бабалары белән кызыксына башлады. Ирем ягыннан әти-әни булса да, минем яктан беркем юк. Менә шул вакытта үзем дә тамырларым турында уйлана башладым. Мин кем кызы, бертуганнарым бармы, алар кайда яшиләр, тормыш-яшәешләре ничек? – ди Асия.

Әгерҗедәге тимер юл предприятиесе – 109нчы ПМСка эшкә урнашкан ире, сүз иярә сүз китеп, хезмәттәшенә хатынының фотосын күрсәткәннән соң ул Асияне бергә эшләгән танышына охшатуын әйтә. Кайчандыр Анна Вадимовна да әлеге предприятиедә эшләгән була. Ул чакта вагоннарда яшиләр. ...Менә шуннан соң аз гына боз урыныннан кузгала башлый. Түбән Новгородның архив бүлегенә хат юллыйлар. Һәм аннан, чынлап та, Анна һәм Борисның биредә эшләгәнлекләре турында җавап килә.

...Гаилә, эш, иреннән аерылу һәм башка тормыш мәшәкатьләре аркасында якыннарын эзләү  берничә елга тукталып тора.

ӘНИСЕНЕҢ ТУГАННАРЫ

Асия ул тәрбияләнгән вакытта приютта эшләгән Жанна Абашева белән күп еллар узгач та элемтәне өзми, аралашып торалар. Аның тәкъдиме буенча Асия 2023 елда НТВ каналының ДНК тапшыруына хат юллый. Аны ел саен яңартып тора. Тапшырудан җавап алганчы, көтмәгәндә-уйламаганда әнисе ягыннан туганнары табыла.

Берничә ел элек Асия танышы чакыруы буенча Әгерҗедә оештырыла торган квиз-уеннарда катнаша башлый. Бергәләп танышының дуслары, кайчандыр приютта эшләгән Маринага кунакка баралар. 

– Мин үземнең приютта тәрбияләнүем турында әйткәч, Маринаның ире, кызыксынып китеп, сораштыра башлады. Иванов фамилиясе популяр булган кебек, Әгерҗедә кайчандыр Уткиннар, Шаталкиннар фамилияләре дә киң таралган булган. Приютта яшәгәндә дә алар еш яңгырыйлар иде. Шул рәвешле, әлеге фамилияләр исемдә калганнар. Танышларыма “бәлки туганнарым шулардыр” дип әйтеп куйдым, – ди Асия. – Чөнки элегрәк “син шул нәселдән түгелме икән?” дип әйтүчеләр булды. 

Ә Шаталкина фамилияле Алена исемле кыз Маринаның сыйныфташы булып чыга. Аленага шалтыраткач, ул Анна Вадимовнаның (Асиянең әнисе) әнисенең бертуганы булуын әйтә. 

– Әлеге сүзләрне ишеткәч шаккатудан берничә минут ни әйтергә дә белми тордык, – ди Асия. 

2025 елның җәендә Асия гаиләсе белән Удмуртиянең Камбарка шәһәрендә яшәүче Алена янына китә. Һәм мәгълүматлар туплана башлый. Әнисе 12 балалы гаиләдә үскән. Асияне тапканда Аннага – 30, Бориска 66 яшь булган. Борис Филлиповичның беренче хатыныннан өч баласы бар. Хәзерге вакытта Аннаның бертуганнарының күбесе вафат. Оксана исемлесе Ижау шәһәрендә яши. Берничә көннән Оксана, альбомнар тотып, үзе Асия янына кунакка килә. 

Шушы хәлләр арасында ДНК тапшыруыннан редактор шалтырата. Төшерү төркеме килеп сюжетлар эшли. Асияне тапшыруга алып китәләр. 

ДНКда югарыда саналган кешеләрнең Асиянең туганнары булуы ачыклана. Әмма аның күңелендә җавап табылмаган сораулар да кала. Приютта тәрбияләнгән вакытта ни өчен бер генә туганы да аның янына килмәгән? Унбер бертуганы, аларның дистәләгән балалары ярты гомерен хастаханәдә уздырган әнисен нигә “онытканнар”? 

– Мәскәүдән бик авыр тойгылар белән кайттым. Кызганыч, әлеге тапшырудан соң әниемнең туганнары белән аралашканым юк диярлек. Сирәк кенә телефон аша элемтәгә керәбез, – ди Асия. 

Ул әнисенең фотосурәтләрен кадерләп саклый. Үзен әнисенә дә, әтисенә дә охшата…

Әнисе Сарапулда, әтисе Әгерҗедә җирләнгән. 

БЕРТУГАН АБЫЙСЫ БАР

Ярты ел уза... Көннәрдән беркөнне Асиянең телефонына бер хатын-кыз шалтырата һәм ДНК тапшыруын караганнан соң аны үзләренең туганы булу мөмкинлеген әйтә. Ягъни шалтыраткан кызның бабасы Асиянең әтисе булырга тиеш! Ике “туган” телефоннан аралаша башлыйлар. Берникадәр вакыттан соң ДНК тапшыруыннан шалтыратып, әтисенең туганнарының хәбәргә чыгуларын әйтәләр. Һәм “туганнар” кабат Мәскәүгә китәләр. Әлеге тапшыруда Асия бертуган абыйсы Игорьны таба, аның гаиләсе белән таныша. Хәзер абыйсы, аның балалары белән дә тыгыз элемтәдә яши. Игорьның ике бертуганы вафат. Алар урынына ул төпчек туганымны таптым дип сөенә. 

– Мәскәүдән тапшырудан 18 сәгать поездда кайттык. Юл буе аралашуыбызның нәтиҗәсе: без тагын да якынайдык, – ди Асия.

Гомер буе берүзе яшәгән Асиягә туганнарын табу беренче мәлдә төш кебек булса, хәзер инде ул бераз тынычланган.

– Әгерҗедә яшәп минем аларның берсен дә очратканым булмады. Ә бит җиде ел абыем белән кара-каршы йортларда гына яшәгәнбез, – ди Асия.

Хәзер ул еш кына әнисенең фотоларын карый. Ире Александрга, улы Егор белән кызы Лияга да якыннары турында үзе белгәннәрне сөйли. Күзләренә яшь тулган вакытлар да еш була. Улының Игорь абыйсына охшаган булуына сөенә.

– Тормыш дәвам итә. Алга таба ниләр булыр, вакыт күрсәтер. Ә хәзергә зур йомгакның аз-азлап сүтелә баруы, серләрнең акрынлап ачылуы, абыем һәм аның гаиләсе янәшәмдә булуы – үзе бер бәхет, – ди Асия.  

“Һәркем үзенең тамырларын, нәселен белергә тиеш. Минем дә әти-әнием, туганнарым кем булуын ачыклыйсы килү төп максатым иде”, – ди Асия Абидина.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев