Киләчәккә юл яңа гимназиядән башлана
Мәгариф

Киләчәккә юл яңа гимназиядән башлана

1 сентябрь көнне Әгерҗедә батыр якташыбыз – Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов исемен йөртүче яңа гимназия үз ишекләрен ачты. Мәктәпнең 90 еллык юбилеена менә дигән бүләк ул

Әгерҗелеләрнең шатлыгын уртаклашырга Казаннан да кунаклар килгән иде: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, “Татэнерго” җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зыятдинов. Район башлыгы Ленар Нургаянов озатуында алар яңа гимназияне тантаналы ачуда катнаштылар.  

ТУКСАН ЕЛЛЫК ТАРИХ

Гимназия тарихы 1936 елда языла башлый. Нәкъ шул елны Әгерҗедә җирле архитектор Садыйк Кулышев проекты буенча 34нче тимер юл мәктәбе ачыла. 90 ел эчендә мәктәпнең үз традицияләре барлыкка килә. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары гуманитар һәм табигый фәннәрдән югары нәтиҗәләргә ирешәләр.  

2010 елдан ул электрон мәгариф өлкәсендә компетенцияләр үзәге булып тора. Биредә мәктәп туризмы буенча өстәмә белем бирү программалары булдырылган. Педагоглар Россия һәм Татарстан халыкларының телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә аерым игътибар итәләр. Ике ел элек гимназиягә сугыш елларында флоттагы батырлыклары белән танылган, Әгерҗе районында туган Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов исеме бирелде.

БЕЗ МОҢА УН ЕЛ БУЕ БАРДЫК

Тантаналы линейканы ачкан Ленар Нургаянов: “Яңа бинаны ун ел көттек”, – диде. Мәктәп “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы кысаларында, Татарстан Республикасының финанс ярдәме белән төзелгән. Ленар Фәридович проектны тормышка ашыруда Әгерҗе районында туып-үскән, кече ватаннарына ярдәм итәргә һәрчак әзер җирле якташларның  роле зур булуын билгеләп үтте. 

Яңа мәктәп үзенең заманча класслары, җиһазлары, киң коридорлары һәм Әгерҗе төбәгенең бай тарихын чагылдырган матур рәсемнәре белән сокландыра. Ашханә, актлар залы, остаханәләр, кулинария, тегү һәм кисү кабинетлары заманча стандартларга туры китереп җиһазландырылган. Куркынычсызлык турында да онытмаганнар: мәктәпкә керү аерым контроль-үткәрү пункты аша башкарыла.

Мәктәп территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы да җиһазландырылган. Биредә баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уйнарга мөмкин. Урам тренажерлары, турник­лар, швед стенасы куелган. ГТО мәйданчыгында укучылар йөгерү, сикерү, көч күнегүләре буенча тест биремнәрен башкара алалар. 

ЗУР БЕР ГАИЛӘ КЕБЕК

Марат Әхмәтов уку кабинетларын карап чыкканнан соң “Татэнерго” җәмгыяте ярдәме белән оештырылган профильле энергетика классын ачу тантанасында да катнашты. Компаниянең генераль директоры, Әгерҗе районының Мактаулы гражданины Рәүзил Хаҗиев физика һәм электротехниканы тирәнтен өйрәнүне сайлаган укучылардан киләчәктә инженерлар һәм энергетика тармагы белгечләре әзерләнәчәге турында сөйләде.

“Әгерҗе хәбәрләре”нә биргән интервьюсында Марат Әхмәтов гимназия ачылуны Әгерҗе районы өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен дә зур вакыйга дип атады. Ул педагогик коллективның эшен һәм укучыларның белемгә омтылышын аерым билгеләп үтте.

Шулай ук белем бирү учреждениесенең укыту һәм тәрбия эшчәнлеген гореф-гадәтләрне һәм туган телләрне саклау белән үреп алып баруын, ясалма интеллект, программалаштыру һәм цифрлаштыру юнәлешләре үстерүгә игътибар бирелүен югары бәяләде.

Район җитәкчесен дә игътибарсыз калдырмады:

“Биредә – районның үсеше өчен җан атып эшләүче башлык. Әгерҗелеләр, зур бер гаилә кебек, уртак иҗади эшчәнлек белән берләшкәннәр һәм көннән-көн зуррак уңышларга, нәтиҗәләргә ирешергә омтылалар. Әгерҗе башкаладан иң ерак урнашкан район булса да, ул һәрвакыт безнең йөрәгебездә”, – диде Марат Готыф улы. 

АЛДА – ЯҢА ҮРЛӘР

Бүген гимназиядә 581 укучы белем ала. Алар арасында тормышларында тәүге мәктәп кыңгыравы чыңлаган 35 беренче сыйныф укучысы һәм үзләренең соңгы җаваплы уку елына аяк баскан 10 унберенче сыйныф укучысы да бар.

Гимназия ел саен Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында катнаша, ә чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теле, профильле һәм база математикасы, физика һәм инглиз теле буенча Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре Татарстан буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.

– Бу мәктәп күп буыннарга ныклы белем бирде, – дип билгеләп үтте Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина. – Без гимназиянең уңышларына һәм җиңүләренә сөенәбез, аның талантлы укучылары белән горурланабыз. Төрле елларда эшләгән хөрмәтле ветераннарга һәм аларның эшен лаеклы дәвам итүче мөгаллимнәргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Белем көнендә үзенең 90 еллык юбилее уңаеннан гимназиянең искиткеч бүләк алуы да символик мәгънәгә ия.

Гимназиядә беренче линейка, тантаналы һәм җанлы итеп, җырлар, биюләр һәм ихлас елмаюлар белән узды. Укучыларның күзләрендә үз көчләренә ышаныч һәм зур казанышларга омтылу очкыны яна иде. Чөнки 90 еллык тарих  – финал түгел, ә тагын да яктырак җиңүләр өчен ныклы нигез.

Үсешнең төп этаплары

1936 ел. Әгерҗедә 34нче мәктәп төзелә. 
1994 ел. Аны 1нче шәһәр мәктәбе дип үзгәртәләр. 
2005 ел. Уку йорты 1нче гимназия статусын ала. 
2006 ел. Гимназия “Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе” муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелә. 
2026 ел. Гимназиянең яңа бинасын ачу тантанасы булды.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев