Кырынды мәчетендә – Мәүлид ашы
Ислам нуры

Кырынды мәчетендә – Мәүлид ашы

Бүген Кырынды мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с. г. в.) дөньяга килү уңае белән Мәүлид кичәсе узды

Бәйрәм Коръән уку, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү, күркәм вәгазь нәсихәтләр белән үрелеп барды.

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин Коръән укыды, вәгазьләр сөйләде. Исәнбайдан Рамил Мухъгалин мөнәҗәтләр әйтте. Ислам диненә багышланган биремнәр үтәлде.

Кунаклар да күп. Ижау, Әгерҗе шәһәрләреннән, районыбызның Тирсә, Исәнбай, Иске Эсләк, Наҗар, Тукай, Чишмә авылларыннан дин кардәшләребез катнаштылар.

Соңыннан Кырынды авылы уңганнары әзерләгән мул табын артында сый-хөрмәт күрсәтелде.

Киләчәктә дә шундый җылы очрашуларда, дини мәҗлесләрдә бергә күрешергә язсын.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев