Барҗы-Умга клубында – хәйрия концерты узды
Авыл тормышы

Барҗы-Умга клубында – хәйрия концерты узды

Барҗы-Умгада яшәүче актив волонтер, “Изге йөрәкләр” берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Хикмәтуллина хәйрия концерты оештыру турындагы матур хыялын авылдашлары, сәхнә осталары белән бергәләп чынга ашыра

Райондашлар яхшы белә: Барҗы-Умга халкы 2022 елдан махсус хәрби операция зонасындагы якташларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Аларга Барҗы-Пельга волонтерлары да кушылып, уртак көч белән айга берничә тапкыр ил иминлеге сагында торучы ир-егетләребезгә гуманитар йөк озаталар.

Хәйрия концертына әзерлек барганда Рамилә Зөфәр кызы Алабуга, Менделеев районнарыннан волонтерларга, Татарстанның төрле районнарында яшәүче авылдашларына мөрәҗәгать белән чыга. Алар да, Кичкетаң, Барҗы-Пельга авылларыннан сәхнә осталары да концертның матур бизәге булалар. Барҗы-Умга волонтерлары үзләре дә талантлылар. Хәтта 80 яшьлек апалар да җырлап-биеп авыл халкына рухи азык бүләк итәләр.

Авыл имамы Зөлфәт хәзрәт Гатин сүрәләр укып, изге теләкләр җиткерә.

Хәйрия концерты өч сәгать дәвам итә. Үзешчәннәрнең һәр чыгышы көчле алкышларга күмелә.

Билет сатудан кергән акча ил иминлеге сагында торучы егетләргә маскировка челтәрләре үрү өчен әйберләр һәм башка кирәк-яраклар алырга тотылачак.

– Концерттан тамашачылар да, артистлар да бик канәгать калдылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан мул табын артында бергәләп чәй эчкәндә дә изге гамәлләребез өчен җылы теләкләрен җиткерүчеләр күп булды, – диде Рамилә Хикмәтуллина.


Нет комментариев