Авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров җирлек тормышы белән таныштырды
Җирлеккә Кадыбаш, Касай, Яңа Эсләк авыллары керә. Даими яшәүчеләр саны – 235 кеше.
Махсус хәрби операция зонасында 9 ир-егет ил иминлеге сагында. Җирлек халкы якташларга зур ярдәм күрсәтә. Ел дәвамында мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрәләр, кирәк-яраклар алына.
Касай авылыннан Наталья Рузибаева мини-ферма төзү республика программасында катнашкан. Бүгенге көндә 9 сыер, 2 тана, 15 бозау асрый.
Үзара салым акчасына авыл урамнарына вак таш түшәү һәм су белән бәйле мәсьәләләрне дә хәл иткәннәр. Шулай ук балаларның уен мәйданчыгына җайланмалар сатып алынган. Өч авылда да кирәкле урыннарда урам баганаларындагы лампалар алыштырылган.
Авыл җирлеге, республика программасында катнашып, грант откан. Һәм җирлеккә тиздән МТЗ-82 тракторы кайтачак.
Һәрдаим зиратларда өмәләр оештыру – матур традиция. Аларда җирлек халкы бердәм булып катнаша.
Җыен бүләкләүләргә дә бай булды. Татарстанда булдырылган “Электрон мактау тактасы”нда лаеклы урын алган Кадыбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Рәсулевага сертификат тапшырылды. Гомер бәйрәмнәрен каршы алучылар, үз һөнәрләрендә дәрәҗәле бүләкләр алучыларга авыл җирлеге Советы исеменнән дә хөрмәт күрсәтелде.
Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев 2026 елда Әгерҗе районында алып барылган масштаблы эшләр – яңа объектлар төзелеше, капиталь ремонт, юл салу, авыл хуҗалыгындагы яңалыклар белән таныштырды.
Нет комментариев