«Нечкәбил» бәйгесе финалистлары тавыш бирде
Яшәеш

«Нечкәбил» бәйгесе финалистлары тавыш бирде

Әгерҗедән Галәмшиннар гаиләсе , 468нче һәм 470нче сайлау участокларына гаиләләре белән килделәр

Фото: Р.Хакимова

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлауның икенче көнендә Илфат–Гөлназ Галәмшиннар, әти-әниләре Фуат, Лилия, кызлары Зәринә, Әлфия белән бергәләп “Авангард” кинотеатрында һәм 2нче мәктәптә урнашкан сайлау участогына килделәр.

Галәмшиннар – Әгерҗедәге иң актив гаиләләрнең берсе.

Алар ике ел рәттән «Бу бездә гаиләнеке» Россия бәйгесендә катнаштылар.

Таулар буенча сәяхәт итәргә яратучы Илфат–Гөлназ «Россия альпинистлары» исеменә лаек. Лилия Расим кызы һәм Фуат Зәки улы, Әлфия һәм Зәринә – «Россия туристлары» таныклыгы ияләре.

Алар бик еш төрле шәһәрләр буенча сәяхәт итәләр.

Игелекле эшләрдән дә читтә калмыйлар. Алар Әгерҗедәге этләр приютына даими ярдәм итәләр.

Галәмшиннар өчен 2026 ел тагын да уңышлы булды. Алар «Нечкәбил» матурлык, ана һәм гаилә республика бәйгесенең финалына уздылар. Ноябрь аенда республиканың 12 гаиләсе белән бергә алар дәрәҗәле бәйгедә Әгерҗе районы данын яклаячаклар.

Шушы көннәрдә «Гаилә белән – сайлауларга» республика бәйгесенең финалистлары булдылар һәм ТНВ каналында «Наша Республика – наше дело» тапшыруында төштеләр.

– Гаилә бәйгеләренең балаларны тәрбияләүдә дә өлеше зур. Без вакытны бергә һәм файдалы итеп уздырабыз һәм кызларыбызны да матур эшләргә, файдалы гамәлләргә тартабыз, – диде Илфат.

– Безнең бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк. Элек әлеге мөһим чарага улларыбыз белән йөри идек. Хәзер оныклар белән бергәләп барабыз. Шул рәвешле оныкларыбызга үрнәк күрсәтергә тырышабыз, – диде Лилия ханым.

– Киләчәкне гаилә белән сайлыйбыз һәм аның якты булачагына ышанабыз, – диде Гөлназ.


Нет комментариев