Тирсә волонтерлары сайлауда тавыш бирделәр
Район тормышы

Тирсә волонтерлары сайлауда тавыш бирделәр

Тирсә авылындагы 482нче сайлау участогына килүчеләрне гармунда уйнап каршы алалар.

Махсус хәрби операция зонасында ил иминлеге сагында торучы якташларыбызга һәрдаим ярдәм кулы сузучы “Изге йөрәкләр” берләшмәсе волонтерлары да сайлау участогында Наил Таҗиев уйнаган милли көйләребезгә кушылып биеп алдылар.

РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш биргәннән соң волонтерлар хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрделәр.

–       2022 елдан бирле авылыбыз белән якташларга ярдәм итәбез. 25ләп хатын-кыз челтәрләр үрәбез, – диде Гөлнур Хәбирова.

Без бүген зур теләк белән сайлауда катнаштык. Ир-егетләребезгә аз булса да ярдәм булсын дип тырышабыз. Алар туган йортларына, гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз, – диде Фидания Гыйззәтуллина.

Ххх

482нче сайлау участогында 639 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Шуның унысы – беренче тапкыр сайлаучылар.

Ххх

Исегезгә төшерәбез: 18, 19, 20 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлаулар уза. Сайлау участоклары 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. 


Нет комментариев