Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга
Иж-Бубыйдагы авыл тарихы музеенда Берлиннан кайткан немец аккордеоны саклана. “Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга” проекты кысаларында тарихи уен коралы белән танышып кына калмыйча, яңгырашын да тыңлап сокландык.
Тукай районыннан – Иж-Бубыйга
Аккордеонны музейга бүләк иткән Сәлим Гайфуллин тумышы белән хәзерге Тукай районының Теләнче Тамак авылыннан.
– Сәлим Харис улы 1939 елда армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышында Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Брянск, Белоруссия фронтларында радиотелеграфист булып хезмәт итә. Варшава, Берлин, Кенигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сугыш тәмамлангач та хәрби хезмәтен Германиядә совет оккупациясе гаскәрләре составында дәвам итә, – дип сөйли Иж-Бубый авыл тарихы музее җитәкчесе Раиф Гәрәев.
Сугышчан батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнеп, 1947 елда туган ягына кайта.
– Казан педагогия институтында укытучылык белгечлегенә ия булган Сәлим Харис улын 1955 елда Иж-Бубыйга эшкә җибәрәләр һәм ул биредә 1961 елга кадәр мәктәп директоры булып эшли. Аннан соңгы елларда Әгерҗенең 4нче мәктәбендә, 20 елдан артык Иж-Бубыйдагы республикакүләм балалар туберкулезын дәвалау санаториенда укытучы, тәрбияче булып хезмәт куя, – дип дәвам итә Раиф Мөхәммәтҗан улы. Сәлим Харис улы 1992 елда вафат булып, Иж-Бубый зиратында җирләнә.
Германиядән – аккордеон белән
Германиядә яшәгәндә Сәлим Харис улы якыннан аның мәдәнияте белән таныша, немец телен өйрәнә.
– Немецларда ул елларда аеруча популяр булган аккордеон, ирен гармуны кебек уен кораллары анда аеруча зур кызыксыну уята, – дип сөйли Раиф Мөхәммәтҗан улы. – Ул аларда уйнарга өйрәнеп кенә калмыйча, әлеге инструментларны туган ягына да алып кайта.
Яшерен-батырын түгел: элек тә, хәзер дә аккордеонда уйнаучылар сирәк. Бу яклап Иж-Бубый авылы да искәрмә түгел.
– Иж-Бубыйда яшәгән елларында Сәлим Харис улы аккордеонда бердәнбер уйнаучы булгандыр дисәк тә ялгышмабыз, – ди Раиф Мөхәммәтҗан улы да.
– Сәлим Харис улы әниемнең әтисе, ягъни минем бабам була. Үзенең музыкаль белеме булмагангамы, ул безнең, оныкларының, бик тә бу яклап белем алуыбызны теләде. Әгерҗе сәнгать мәктәбенә җитәкләп алып баручы да нәкъ менә бабам булды. Нәтиҗәдә мин сигез ел дәвамында сәнгать мәктәбендә белем алдым һәм моның өчен бабама бик тә рәхмәтле. Төрле инструментларга гашыйк бабабыз үзе белгәннәрне безгә дә сөйли, уйнарга өйрәнергә дә булыша иде. Без, оныкларына, пианино да алып бирде. Җай чыкканда мин хәзер дә әлеге уен коралында бик яратып уйныйм, – ди музейның фәнни хезмәткәре Нурия Мәннапова.
Вафатыннан соң Сәлим Харис улының туганнары аккордеонны Иж-Бубый авыл тарихы музеена тапшыралар. Бүгенге көндә ул музейның Хәрби дан бүлмәсендә урын алган.
– Әлеге уен коралы музейга экскурсиягә килүчеләрдә дә зур кызыксыну уята. Тарихы турында сорыйлар, кулларына алып уйнап караучылар да бар. Шунысын да әйтү кирәк: уен кораллары “телен” яхшы аңлаучылар аның яңгырашы әле дә бик яхшы булуын әйтәләр, – ди Раиф Мөхәммәтҗан улы.
Бүген дә матур яңгырый
Раиф абыйның сүзләрен Әгерҗе сәнгать мәктәбендә дә расладылар.
– Бу аккордеонга 80 елдан артык булса да, клавишалары да, төймәләре дә сакланган, тавышы да матур, – ди Әгерҗе сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, баян һәм аккордеон классы җитәкчесе Фәридә Кумерова. Сүз уңаеннан, сәнгать мәктәбенең баян һәм аккордеон классында 36 укучы шөгыльләнә. Димәк, баянчылар һәм аккордеончылар үсә.
Ә Фәридә Фатыховна классына 9 укучы йөри. Шундыйларның берсе – Арина Кудосина Берлиннан кайткан тарихи аккордеонда “Беренче мәхәббәт” көен дә уйнап күрсәтте. Арина сәнгать мәктәбен узган ел кызыл дипломга тәмамласа да, укуын дәвам итә. Рус, татар, чит ил көйләрен яратып уйный.
Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр лауреаты, үзе белем ала торган 4нче мәктәптә, Әгерҗедә узучы чараларда актив катнашучы кызга мөгаллимәсе зур өметләр баглый һәм бу юнәлештәге укуын алга таба да дәвам итүен тели.
– Мондый истәлекле инструментта уйнау минем өчен зур җаваплылык та, горурлык та, – диде кыз.
Тарихи аккордеонны Фәридә Фатыховна үзе дә кулына алып уйнады. Ул Бөек Ватан сугышы темасына язылган данлыклы “Огонек” көен уйнаганда илгә Бөек Җиңү белән бергә буыннардан-буыннарга тапшырылачак тарихи ядкарь дә алып кайткан батыр сугышчы Сәлим Харис улының рухы сөенми калмагандыр...
Нет комментариев