Әгерҗе егетләре Актанышта Шәймиев кубогы ярышында матур чыгыш ясады
Спорт дөньясында

Әгерҗе егетләре Актанышта Шәймиев кубогы ярышында матур чыгыш ясады

Турнирда катнашу өчен Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән 500гә якын яшь көрәшче җыелды

Актанышта «Батыр» спорт комплексында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара милли көрәш бәйгесе узды.

Турнирда катнашу өчен Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән 500гә якын яшь көрәшче җыелды. Ярышта алар көчләрен һәм осталыкларын сынашты.

Әгерҗедән дә егетләребез Халиков Тимур, Каиров Эмиль, Сундуков Рамазан (тренер һәм әйдәп баручы җитәкчеләре: Рәшит Садыйков һәм Айнур Йосыпов) матур чыгышлар күрсәттеләр. Киләчәктә дә уңышлар телибез егетләребезгә!

Актаныштан хәбәрче: Алена Галиева.


Нет комментариев