Барҗы-Умгада яшәүче Тәлгать-Гөлсинә Муллахмәтовлар быелгы көздә алтын туйларын билгеләп үтәләр
Яшәеш

Барҗы-Умгада яшәүче Тәлгать-Гөлсинә Муллахмәтовлар быелгы көздә алтын туйларын билгеләп үтәләр

Илле ел бергә

Өлкәннәр көне алдыннан аларны гаилә бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Илназ Җиһангәрәев котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Равил Нәвит улы әлеге парны район башлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләде.

Тәлгать абыйның хезмәт юлы җир белән бәйле. Әби тәрбиясендә үскән егет авылдан читкә китеп яшәүне күз алдына да китерми. Армиядән кайткач та бригадир булып эшли башлый. 1991 елда районда иң беренче булып фермерлык хуҗалыгы оештыра. 66 яшенә кадәр әлеге юнәлештә эшли. Бөртекле культуралар үстерә, маллар асрый.

Гөлсинә апа балалар бакчасында эшли.

Тату, матур гаиләдә өч бала - Алсу, Айгөл, Айнур үсәләр. Алар әти-әниләренә алты онык бүләк иткәннәр.

Тәлгать абый белән Гөлсинә апа бер-берсен хөрмәт итеп, ярты сүздән аңлап яшәүләре белән бәхетле. Алар әле дә бер-берсенә "җаным", "матурым" дип дәшәләр.


Нет комментариев