Гармунчы, курайчы, кубызчы
Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга

Гармунчы, курайчы, кубызчы

Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга

М.ЯГЪФӘРОВА ФОТОСЫ
М.ЯГЪФӘРОВА ФОТОСЫ

Ул – гармунчы, ул – курайчы, ул – кубызчы. Кырынды авылында яшәүче Баязит АХУНОВ үзендә җыр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләгән әбисенә һәм әнисенә рәхмәтле. Алты яшендә гармун тарта башлаган малайның әлеге уен коралыннан бер генә көнгә дә аерылганы юк.

ӘБИ БҮЛӘГЕ

Кырындыда танылган гармунчы Рафис Әлиуллинның әтисе әлеге уен коралын оста ясаучы була. Баязитка 6 яшь тулганда әбисе Мөхлисә аңа остадан ул вакытта бик зур акча саналган 25 сумга кечкенә тальян гармун сатып алып бүләк итә.

– Гармунга мәхәббәт әнә шуннан башланды. Әби минем беренче укытучым булды. Гармунда уйный белмәсә дә, аның тавышы бик моңлы иде. Ул җырлый һәм миңа көйгә иярергә куша. Гармунны хискә бирелеп тырышып тарта торгач көйләр дә чыга башлады, – ди Баязит абый.

3 сыйныфта укыганда әнисе Минниса ике рәтле "Тула" гармуны алып бирә. Әбисе яратып башкарган "Әниемә" җырының көен Баязит әнә шул гармунда уйнарга өйрәнә.

– Һәм әлеге мизгелләр мине гомер буе озата бара. Бу тормышта ирешкән һәр уңышым өчен әби, әниемә рәхмәтле мин. Авыл, район, Казан, чит төбәкләрдә – кайда гына чыгыш ясасак та, күз алдымда – шушы ике газиз кешем, – ди Баязит абый "Әниемә" көен сузып.

МАЛАЙЛАР – БИЛЬЯРДКА, УЛ – ГАРМУНГА

М.ЯГЪФӘРОВА ФОТОСЫ
М.ЯГЪФӘРОВА ФОТОСЫ

Мәктәптә озын тәнәфес вакытында иптәшләре клубка бильярд уйнарга йөгерсәләр, Баязит, баян алып, көйләр чыгара. Үсмер малайда әлеге уен коралының серләрен өйрәтүдә авыл гармунчылары Радик Хуҗин, Рафис Әлиуллинның да өлеше зур. 9 сыйныфта укыганда Баязит, үзе эшләп, "Ростов Дон" баянын сатып ала. Әбисе, әнисе бүләк иткән гармуннар кебек үк анысы да иң кадерле уен коралына әйләнә.

1981 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керү егеткә, чын мәгънәсендә, сәнгать дөньясына юл ача. Ул нота белән уйнарга өйрәнә, хор бүлегендә уку җырлау сәләтен ача. Төркемдәшләре белән концертлар кую, төрле районнарга чыгу аның үсешенә зур йогынты ясый. Студент вакытларында курай, кубыз кебек уен коралларында уйнау теләге туа һәм музыкант дусларыннан дәресләр ала.

ИЛҺАМ ШАКИРОВ ҖЫР БАГЫШЛЫЙ

Баязит Ахунов – югары белемле белгеч. Казан мәдәният һәм сәнгать институын тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итә.

– Солдат хезмәтен тутырып кайтканда Әгерҗедә "попутка" көтәргә туры килде. Шунда бер автобус килеп туктады. Казан артистларының Кырындыга концерт куярга барулары икән. Автобуска керүем булды, күзем мәшһүр җырчы Илһам абый Шакировка төште. Анда баянчы Рөстәм Вәлиев, җырчы Вафирә Гыйззәтуллина да бар иде. Кич клубта концерт бара. Зал шыгрым тулы. Илһам абый "бу җырым армиядән кайткан авылдашыгыз Баязитка багышлана" дип, "Җәй айлары" җырын башкарды:

Чалгы тотып печән чаба, Батыр егет киң сулап.

Кырык елдан артык мәдәният йортында хезмәт куйган дәвердә, "Көмеш телле гармун" халык ансамбле белән бик күп фестивальләрдә катнашканда мәшһүр җырчылар белән күп тапкырлар күрешергә туры килә аңа. Композитор, танылган курайчы Ифрат Хисамов 80нче еллар ахырында үзе Баязитка курай бүләк итә.

– Андый кадерле истәлекләр күп. Алар барысы да күңел түрендә, – ди Баязит абый.

"Көмеш телле гармун" ансамбле белән чыгыш ясаганда Баязит абый гармунда уйнаудан тыш курай белән кубызын да кулга ала.

– Кубыз – авыз, тел белән уйный торган уен коралы. Әлбәттә, курайда да, кубызда да сулышны дөрес итеп алу мөһим, – ди ул.

ГАРМУН ТАВЫШЫ ТЫНМЫЙ

М.ЯГЪФӘРОВА ФОТОСЫ
М.ЯГЪФӘРОВА ФОТОСЫ

Баязит абыйның җәмәгате Гөлфия апа да сәнгатькә гашыйк. Ул да матур җырлый. Күп еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, хәзер Кырындыда мәдәният йорты мөдире. Ирле-хатынлы Ахуновлар авыл халкына рухи азык бүләк итүдә зур тырышлык куялар. Һәр чараны гармун моңы бизәмичә калмый. Гармунчы авылдашлары Хәмит Дәүләтшин, Флорид Харисов та – бәйрәмнәрнең бизәге.

– Егет чакта тау башына менеп җырлап утыручы, авыл урамнары буйлап гармун сузып йөрүче яшьләребез булмаса да, әле авылларда, шөкер, урта һәм өлкән буын гармунчылар бар, – ди Баязит абый.

Үзе дүрт яшьлек оныгы Сәфинәнең төрле уен коралларына кызыксынуы булуына сөенә.

– Авылга кайткач әле гармун тарта, әле курайда уйнап карый. Бии, җырлый. Оныгыбызның сәләте бар. Димәк, аны үстерү – безнең бурыч. Мин ышанам: Сәфинәбез минем гомерлек яраткан шөгылемне дәвам итәчәк, – ди Баязит абый һәм гармунын сузып җибәрә. Ә аңа Гөлфия апа җыр белән кушыла:

Син – баянчы, мин җырчы ла, Мин – җырчы, син – баянчы. Баяныңны матур итеп Гел уйнап кына торчы!

#Татмедиа #Әгерҗеинформ #Яңапроект


Нет комментариев