Бәйгедә ике номинация каралган
2026нчы елның 5нче ноябрендә Казанның Мәрҗани мәчетендә мөселман уку йортлары шәкертләре арасында VII Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы ислам югары уку йортларында һәм мәдрәсәләрдә көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнаша ала. Оештыручылар – Татарстан мөфтияте ярдәмендә Россия ислам институты, дип хәбәр ителә Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте сайтында.
Бәйгедә ике номинация каралган: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.
Бәйгедә катнашучылар тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш. Конкурста командалар катнаша. Биремне үтәүче Коръәннең ким дигәндә 5 юлын укырга тиеш. Һәр командага барлыгы 5 бирем бирелә. Ахырдан команданың гомуми баллы исәпләнә һәм җиңүчеләр билгеләнә.
Нет комментариев