Исәнбай һәм Салагыш мәктәпләре Казанда ярминкәдә катнашты
Исәнбай һәм Салагыш мәктәпләре коллективлары район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендә Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Осталар шәһәре” ярминкәсендә катнаштылар.
Алар шәһәр халкына мәктәп бакчаларында үстергән һәм үзләре җитештергән азык-төлек тәкъдим иттеләр.
Министр Илсур Һадиуллин, әгерҗелеләргә тирән рәхмәтен җиткереп, Диплом тапшырды.
Нет комментариев