Әгерҗедә эшкә урнашучы табиблар өчен 3,9 миллин сумга кадәр түләү каралган
Сәламәтлек

Әгерҗедә эшкә урнашучы табиблар өчен 3,9 миллин сумга кадәр түләү каралган

Программалар - гамәлдә

Таныш булыгыз! Әгерҗе район үзәк хастаханәсе поликлиникасында яшь табиб-терапевт Анна СОБИНА эшли башлады. Аның медицинаны сайлавы очраклы гына түгел. Ул бу турыда балачактан ук хыялланган. 

Мари Иле кызы Анна гади авыл гаиләсендә туып үсә. Кечкенәдән ачык күңелле, кызыксынучан, һәрвакыт башкаларга ярдәм итәргә әзер була. 11 сыйныфта укыганда филология һәм медицинаның берсен сайларга туры килә. Отоларинголог булып эшләүче икетуган апасы үрнәгендә ул табиб һөнәрен сайлый. Белемне Ижау медицина академиясендә ала. Хезмәт юлын туган Мари Илендә башлый. 

–    Пандемия чоры иде ул. Беренче тәҗрибә һәм чыныгуны әнә шундый катлаулы чорда алырга туры килде, – дип искә ала участок терапевты, фельдшерлык-акушерлык пункты фельдшеры булып эшли башлаган чакларын.

2024 елда Анна ординатура тәмамлый, кияүгә чыга, уллары туа. Гаилә алдына гади, шул ук вакытта мөһим булган көнкүреш, торак, балалар бакчасы кебек мәсьәләләрне чишү проблемасы килеп баса. Анна матур һәм уңайлы, үз хыялларыңны тормышка ашыру һәм балаларга лаеклы киләчәк тәэмин итү мөмкинлеге бирүче зур булмаган шәһәрдә яшәү турында хыяллана. Шушы хыялы  Әгерҗегә алып килә. 

–    Быелның маена кадәр Әгерҗене күргәнем түгел, ишеткәнем дә булмады. Күрү белән бу матур шәһәргә гашыйк булдым. Озак уйлап тормастан, гаилә белән бирегә күчендек, – дип сөйли ул. 

Һөнәри эшчәнлеген башлар алдыннан Анна Сергеевна “Земство докторы” программасыннан файдаланырга карар кыла һәм 1 миллион сум акча ала. Моннан тыш, яшь белгечкә район башлыгының 600 мең сум күләмендәге мунципаль гранты түләнә. Гаиләгә шулай ук торакны арендага алу бәясе тулысынча компенсацияләнә. 

–    Әгерҗе – без хыялланган шәһәр. Биредә халык та бик ярдәмчел. Пациентларым да яхшы күңелле, – дип уртаклаша терапевт. – Яңа поликлиника, заманча җиһазлар, бик яхшы коллектив. Ни теләргә була тагын? Өлкән шәфкать туташы Елена Сутягина минем өчен остазга гына түгел, ә эшем буенча ышанычлы дустыма әверелде. Гомумән, монда төрле яклап ярдәм күрсәтелә һәм шуның нәтиҗәсендә үзеңә ышаныч барлыкка килә, – дип сөйли Анна Сергеевна. 

Яшь белгечләрне җәлеп итү “Дәвамлы һәм актив тормыш” милли проектының “Медицина кадрлары” төбәк программасы буенча тормышка ашырыла. 

Районга эшкә килергә яки укуны тәмамлагач кайтырга ниятләгән табиблар һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен ярдәм итү чараларының тулы бер комплексы гамәлдә. Мисалга, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә башка төбәкләрдән килгән белгечләр өчен 1 миллион сум күләмендә түләү каралган. “Земство докторы” программасы буенча әлеге түләү 1,5 миллион сумга кадәр  җитә. Район хастаханәсенә урнашучыларга ТР Сәламтлек саклау министрлыгы торак шартларын яхшыртуга өстәмә рәвештә 800 мең сум түли. Үз чиратында Әгерҗе районы муниципалитетның медицина оешмаларына эшкә урнашучы белгечләргә 600 мең сум бирә. Шул рәвешле, Әгерҗе район үзәк хастаханәсендә эшкә урнашучы табиблар 3,9 миллин сумга кадәр түләү ала алалар. 

Хәзерге вакытта түбәндәге белгечлекләр буенча табиблар таләп ителә: гомуми практика табибы, терапевт-участок табибы, табиб-эндокринолог, табиб-дерматовенеролог, табиб-невролог, табиб-эпидемиолог. 
 


Нет комментариев