Яңавылдан Розалия Кәримова иҗаты
Дулкыннарын ярга кагып, Чулман буйлап ап-ак теплоход узып китте. Кызганыч, ерактан гына күреп калдым. Күңелемә һич уйламаган җирдән кызык кына бер сорау килде: 1918 елда Пьяный Бор (хәзер Красный бор инде) янында засадага эләгеп, экипажын саклап, үзе һәлак булган комиссар Николай Григорьевич Маркин истәлегенә тау башына куелган һәйкәлгә озын гудок кычкыртып сәлам бирдеме икән? Узган гасырның 80нче елларында һәрбер судно сәламли иде. Юктыр, ишетелмәде. Тарих төпкеллегендә калгандыр... Каян керде соң әле бу уйлар башыма? Ял итәргә, матурлык белән хозурланырга дип килдем бит мин монда...
Кыздырып та күрсәтә соң кояшы! Елгадан искән җиле дә кайнар, сулуга каплана. Яр буе халык белән чуарланган. Бушрак урын табып, без дә кунакладык. Яшьләр, балалар килү белән суга чумды. Мин исә җайлап кына урнаштым да, иксез-чиксез Чулман диңгезенә карап истәлекләрне барларга керештем. Балачактан таныш мин синең белән, Чулманым! Балачакта ук әби белән пароходның дүртенче классында (түгәрәк тәрәзәдән чайпалып бәргән дулкыннарны гына карап барган каты шулай атала иде бугай) икешәр тәүлек Казанга барган бар иде. Аннан тагын... Ләкин озаклап истәлекләрне барлап утырырга насыйп булмады. Яр буена – нәкъ каршыма бер төркем кызмача егетләр, кызлар килеп туктады. Нәрсә турындадыр кызып-кызып бәхәсләшәләр. Борылып утырыйм дигән идем, күзем, ирексездән, берсенең аякларына төште. Тәнем чымырдап китте. Бер аягы курчак аягы кебек дисәм инде... Телевизордан күргәнем булса да, болай якыннан очратканым юк иде. Күңелгә кызгану, шом кереп оялады. Үзе болай ныклы басып тора, ипле генә атлый да кебек. Әкрен генә карашымны аяктан егетнең йөзенә күчердем һәм телсез-өнсез калдым. Бик-бик таныш йөз. Булат түгелме соң бу? Юк, юк, булуы мөмкин түгел! Кызу-кызу нидер сөйләп торган егет кисәк кенә минем якка борылды һәм, колачын җәеп, яныма атлады.
– Кем карашы белән шулай бораулый дисәм, Зөлфия апа икән бит. Минем Зөлфия апам. Исәнмесез, апа! Мөгаен, бары сез генә чабып барган атны да туктатырга сәләтледер бу карашыгыз белән.
Мин беркавым авыз ачып сүз әйтә алмыйча тордым. Аннан соң телне көчкә әйләндереп:
– Булат дисәм...
– Әйе инде, әйе. Сезнең дустыгыз Гөлия малае.
– Син, син, ничек болай? – дидем мин, һаман айный алмыйча.
– Сезнең белән ничә ел күрешкән юк инде безнең, Зөлфия апа?
– Өч ел чамасы.
– Ий Зөлфия апа, өч елда түгел, өч көндә, өч сәгатьтә әллә ниләр була бит хәзер. Минут, секунд эчендә дөньяның асты-өскә килергә мөмкин.
Күңелемә бер фикер, телемә бер сүз килмичә күпме торыр идем икән, ул арада Булаттан шактый өлкәнрәк кызмы, ханыммы, тавышында ризасызлык чыгарып, егеткә дәште:
– Булат, Булатик, иди скорей, с кем там болтаешь?
Башкалар да шаулаша башлады.
– Хәзер, Зөлфия апа, тынычландырып килим әле үзләрен, – дип, егетем ком өстеннән яланаяк, җай гына атларга тырышып, иптәшләре янына китте. Ком өстендә аның артыннан бер-берсенә охшамаган ике эз ярылып калды. Ә мине, мине кем тынычландырыр соң? Яшьләр, шаулашып-гөрләшеп, тагын бәхәсләшә башладылар.
Аларның тавышын ишетми идем инде мин. Колагымда үткәннән килгән авазлар, сүзләр, хатирәләр...
– Бигрәк тыныч, бигрәк акыллы инде, Гөлия улың. Берьялгызың ничек шулай тәртипле итеп тәрбияли алдың?
– Геннардандыр ул, Зөлфия. Хәтерлисеңдер: әтисе дә бик тыныч иде бит. Гомере генә кыска булды бахырның. Күпме ялындым ташла эшеңне, синең эш түгел ул бандит куу... Дөньяны син генә рәткә кертә алмыйсың дип. Елмаеп кына куяр иде. Яратты шул эшен. Шул бандитлары башына җитте дә инде.
– Булатка ничә яшь иде?
– Өч тулып кына киткән иде. Әтисе турында сөйләтмәгән көне булдымы икән. Үскәч мин дә әти кебек полиция начальнигы булам, ул бандитларны барыбер тотам, ди иде. Мин авырый башлагач, фикерен кисәк кенә үзгәртте: “Әнием, мин доктор булам, сине терелтәм”, – дип, чынлап та, табиб булырга җыена башлады.
Очрашканда балалар, аларның киләчәге турында озаклап, тәмләп гәп куерта идек ике ахирәт. Кызганычка каршы, дустым йөрәк өянәгеннән иртә китеп барды. Медицина институтының өченче курсында укучы кызлар кебек йомшак күңелле Булат әй бәргәләнде, әй елады инде әнисен озатканда.
– Барыбер табиб булам, барыбер ул авырудан дәва эзләп табам, – дип кабатлады ул.
Өч ел вакыт узган икән бит инде. Мин дә Булатны күз уңыннан ычкындырганмын. Каршымда – бөтенләй башка кеше... Башка кешеме?..
Ул арада Булат тагын каршыма килеп басты.
– Озак көттердем.
– Зыян юк.Үткәннәрдән әйләнеп килдем. Сине, мин белгән Булатны эзләдем.
– Үзгәргәнменмени?
– Шулай түгелмени?
– Нәрсә дигән әле Хәсән Туфан?
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы,
Бәйлисе бар йөрәкне.
– Хәтерлисеңмени?
– Әйе. Әйбәт өйрәткәнсез.
Аңлый алмыйм. Мин белгән Булатмы соң бу? Әллә түгелме?..
– Үзең турында сөйлә әле. Ничек болай килеп чыкты?
– Әнием үлгәч, тормыш туктап калган кебек булды. Әнием бердәнбер якын кешем иде. Медбрат булып, контракт белән СВОга киттем. Минага эләктем. Аягым тубыктан юк. Минем тубыктан гына... Андагы мәхшәр!
– Кабат китмисеңдер бит?
– Китәм, Зөлфия апа. Анда безнекеләр әз калды. Сережа, Азат, Рөстәмнәр мине көтә. Без туганнар кебек.
Мин яр буендагыларга ымлап:
– Ә болары кемнәр?
– Болар миңа беркем түгел. Элекке дуслар булсалар да. Вакытлыча гына... Өч көннән китәм. Шуңа шушындый хәлдә мин... Әллә кайтам... Юк, һичшиксез кайтам. Кайтырга кирәк. Минем әнием кабере өстендә биргән антым бар: мин дәваны эзләп табарга тиеш. Кешене өмет яшәтә.
– Йөргән кызың бармы?
– Юк, өметләндерәсем килми.
– Ә сине чакырган ...
– Алар үзләре сылана. Аларны безнең акча кызыктыра. Өйләнешергә тәкъдимне дә үзләре ясыйлар. Алай-болай булсам... Юк, мин әйләнеп кайтам. Исән-имин йөреп кайткач, Аллаһы боерса, үземне аңлаган, хөрмәт иткән, үзем дә яраткан парымны табармын әле... Зөлфия апа, ачуланмагыз, мин бүген әзрәк ычкынсам... – Шулай диде дә тагын иптәшләре янына китте ул. Иптәшләренә нидер әйтте дә, елга буенча түбәнгәрәк төшеп, җыйнаулашып суга кереп тә киттеләр.
Онытылып тагын хатирәләр дөньясына чумып утыра идем, онык килеп җилкәмә кагылуга сискәнеп киттем.
– Әби, кара әле, теге абый аягын салган. Ныклабрак карагач, ни еларга, ни көләргә белми аптырап калдым. Булатым дөньясын онытыпмы, онытырга теләпме, протезын кулына тотып, янында кайнашкан Машаны коендыра. Ә тегесе шуңа чырык-чырык көлә иде...
Розалия КӘРИМОВА.
Яңавыл.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Нет комментариев