Көрәшчеләр Актанышка җыелды
Актанышның “Батыр” спорт комплексында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара милли көрәш бәйгесе узды.
Турнирда 500гә якын яшь көрәшче катнашты. Әгерҗедән Тимур Халиков, Исәнбайдан Эмиль Каиров һәм Рамазан Сундуков та келәмдә осталыкларын күрсәттеләр. Тренерлары – Айнур Йосыпов, Рәшит Садыйков.
Нет комментариев