Әгерҗедә ягып җылыту сезоны башланды
Район тормышы

Әгерҗедә ягып җылыту сезоны башланды

Кышны каршы алырга әзер

Без районның төп җылылык объектларында – берничә котельнаяда, яңа блоклы-модульле котельнаяның мәйданчыгында булдык. Авылдагы җылылык трассаларында башкарылган эшләр турында белештек. Һәм “район кышка әзер” дигән нәтиҗәгә килдек.  

Иң элек Әгерҗене җылылык белән тәэмин итүче төп котельнаялар эшчәнлеге белән таныштык. Шулар арасыннан узган ел бер котельнаяга гына да биш яңа казан куелган. Быел эшне дәвам иткәннәр. Дүрт яңа казан сатып алынган. Моннан тыш, реконструкциягә яңа горелкалар, насослар, җылы алмаштыргычлар да кертелгән. Тагын бер котельнаяда ике казан алыштырылган, кайнар су өчен яңа җылы алмаштыргыч куелган, төтен һәм газ чыгу юллары яңартылган, яңа төтен чыгу торбасы урнаштырылган. Башка котельнаяларда да регламент буенча каралган профилактик эшләр башкарылган. 

Яңа блоклы-модульле котельная шәһәрнең үзәк өлешендә өч иске котельная урынына төзелгән. Ул бу микрорайондагы җылылык белән тәэмин итүнең бөтен системасын җайга сала. Биредә яңа җиһазлар һәм заманча тоташтыру схемалары куелган: бу исә кулланучыларга бирелә торган җылылык энергиясенең күләмен арттырырга һәм челтәрләрдәге югалтуларны киметергә мөмкинлек бирә. Барысы да  автоматлаштырылган. 

Котельнаяда система автоматлаштырылган
Котельнаяда система автоматлаштырылган

Быел суны химик яктан әзерләүгә зур игътибар бирелгән. Су сыйфатлы чистартылмаса, хәтта яңа җиһаз да нәтиҗәлелеген бик тиз югалта. Суның катылыгы югары булу аркасында барлыкка килгән юшкын, казаннарның һәм җылы алмаштыргычларның эчке ягына утырып, җылылык тапшыруны киметә һәм техниканың хезмәт итү вакытын критик күрсәткечләргә кадәр азайта. Шуңа күрә төп котельнаяларның берсен реконструкцияләүгә су йомшарту җайланмасы, реагентны дозалау комплексы һәм химик су әзерләү пункты кертелгән. Шәһәрдәге тагын бер котельнаяда да әлеге система кулланыла. Гади итеп  әйткәндә, су чистарак һәм йомшаграк булган саен җиһазлар озаграк эшли һәм йортлардагы җылылык та тотрыклырак була.

Быел авыллардагы объектларда да җылылык трассаларын алыштыру буенча күләмле эш башкарылган. Бу өч авыл мәктәбенә һәм шуның кадәр үк авыл мәдәният йортларына кагыла. Яңа уку елына район мәктәпләре һәм балалар бакчалары, мәдәният объектлары яңартылган инженерлык системасы белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, райондагы дүрт мәктәптә һәм шуның кадәр үк мәдәният йортында яңа казаннар урнаштырылган.

Әгерҗенең җылылык хуҗалыгы тулысынча яңартыла
Әгерҗенең җылылык хуҗалыгы тулысынча яңартыла

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җылылык җибәрү – катлаулы процесс. Йортларга җылылык график буенча бирелә. Төзексезлекләр булган очракта түбәндәге телефоннар буенча шалтырата аласыз:
Тәүлек әйләнәсе эшләүче диспетчерлык хезмәте: 24141.
Идарәче компания: 25090, 26006. 

 


Нет комментариев