Гомуми суммасы 25 мең сумга якын
Тирсәдә яшәүче Алик–Фирдания Төхвәтуллиннар 26 (!) төрле газета алдыралар. Хәзерге заманда өйләренә бер яки ике төрле вакытлы матбугат басмасы яздыручыларга әлеге гаилә – үрнәк.
– Газеталарның исемлеген барлап куйдым. Ташламалы бәягә язылу барган көннәрдә язылачакмын, – ди Фирдания апа.
Гомуми суммасы 25 мең сумга якын була.
Газеталарга килгәндә, иң беренче булып үзебезнең район газетасы “Әгерҗе хәбәрләре”нә язылалар. Төрле язмышларны тасвирлаучы басмаларны яраталар. Сканвордлар алдыралар.
– Бер-ике минут буш вакытым булса да, кулыма газета алам. Чөнки укымыйча тора алмыйм, – ди Фирдания апа.
Әле ул – авыл китапханәсеннән иң күп китап алып укучы да.
Нет комментариев