Кичә табын артында дәвам итте
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Биектау авыл клубында узган "Ягез әле, әбиләр" кичәсе катнашучыларда да, тамашачыларда да бик җылы хисләр калдырды. Өлкәннәр клуб мөдире Гөлнур Красильникова белән бергәләп балачакка, мәктәп елларына да кайтып килделәр. Яшьлек елларын, сөйгән ярларын искә алдылар. Әни булган чакларын күңелләрендә барлап, бишек җырларын көйләделәр. Бергәләп яшьлек җырларын башкардылар, биеделәр, вальс әйләнделәр.
Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров Өлкәннәр көне белән котлап, киләчәктә дә шулай актив булып яшәргә чакырды. Аннан кичә табын артында дәвам итте. Рәхәтләнеп аралашып, бер-берсенә изге теләкләр җиткерделәр өлкән авылдашлар.
Бәйрәм хөрмәтенә тапшырылган чәчәк бәйләмнәрен, истәлекле бүләкләрне исә активлыклары өчен хөрмәт билгесе буларак кабул иттеләр.
Нет комментариев