Күргәзмә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә төзелгән
Район мәдәният сараенда 10нчы октябрьгә кадәр “Чикләр сагында: Әфган сугышы” күчмә музее эшли. Анда Әфган сугышы чорындагы чик буе гаскәрләренең кием-салым һәм коралларының тарихи үрнәкләре тәкъдим ителә.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә “Чик сакчылары берлеге” Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының һәм запастагы Чик сакчыларының региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан төзелгән.
Экспозиция чик буе гаскәрләре тарихы, Бөек Ватан сугышы еллары, Әфган конфликты чоры һәм геройлары турында сөйли. Биредә чик сакчыларының хәрби формаларын, кирәк-яраклар һәм төрле сугыш коралларын үз күзең белән күрергә, тотып карарга мөмкин.
Нет комментариев