Татарстанның мәктәп автобуслар паркында 901 транспорт чарасы бар
Укытучылар көнендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәктәпләргә автобуслар бүләк итте. Безнең районда ул Кичкетаң мәктәбенә бирелде.
Бүгенге көндә Татарстанның мәктәп автобуслар паркында 901 транспорт чарасы бар. Алар көн саен 963 маршрут буенча 31 меңнән артык яшь пассажирны йөртә.
2020–2025 елларда республикада гомуми суммасы 1 961,95 миллион сум булган 707 яңа автобус сатып алынды.
Нет комментариев