Девятерня авылында төзекләндерү дәвам итә
Авыл тормышы

Девятерня авылында төзекләндерү дәвам итә

Уртак тырышлык белән истәлекле урын үзгәрде

Девятерня авылында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларына урнаштырылган һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китерү өчен өмәгә чыкты.

Уртак тырышлык белән берничә сәгать эчендә истәлекле урын үзгәрде, тагын да күркәмләнде.

Мондый инициативалар – тирә-юньне чистарту гына түгел, үсеп килүче яшь буынга – үрнәк, тыныч күк йөзе бүләк иткән Геройларыбызга хөрмәт күрсәтү дә!


Нет комментариев