“Изге йөрәкләр” волонтерлары хәрбиләргә ярдәм итә
Яшәеш

“Изге йөрәкләр” волонтерлары хәрбиләргә ярдәм итә

Атнаның дүрт көнендә авыл апалары челтәр үрәләр

Тәбәрле мәдәният йорты каршында эшләүче “Изге йөрәкләр” волонтерлык берләшмәсе активистлары махсус хәрби операция зонасындагы якташларга маскировка челтәрләре үрү эшен җанландырып җибәрделәр.

Тәбәрле, Мукшур, Сокман авылларында яшәүче изге күңелле райондашлар хәрбиләргә ярдәм йөзеннән акча җыялар һәм челтәр үрү өчен кирәк-яраклар сатып алалар.

Хәзер атнаның дүрт көнендә авыл апалары, мәдәният йортына җыелып, челтәр үрәләр. Үлчәмнәре –3х6, 3х4. Быел 53 челтәр үргәннәр инде. Әлеге җирлек халкы хәрбиләргә хуш исле үлән чәйләре дә ясый.

– Бер мең данә чәйне егетләребезнең исән-сау кайтуларын тели-тели ясап, әзерләп куйдык, – ди берләшмә җитәкчесе Финисә Шәһәбиева.


Нет комментариев