Кичкетаңда өч авылга бәйрәм ясадылар
Кызыклы

Кичкетаңда өч авылга бәйрәм ясадылар

Кичәнең программасы бик матур иде

Кичкетаң авыл җирлегендә өч авылны берләштереп Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Өч авылдан — Кичкетаң, Барҗы‑Омга һәм Барҗы‑Пельгадан 135тән артык кунак бу көнне җырлар, биюләр, яраткан концерт номерлары белән бәйрәм итте.

Кичәнең программасы бик матур иде — ахырда чәй эчәргә җыелдылар, аралашып, үткәннәрне искә төшереп утырдылар.

Кунаклар авылда эшли башлаган яшь белгеч, Кичкетаң халык театрының режиссеры Лилия Сәлахова һәм Кичкетаң клубы мөдире Эльмира Җиһангараеваның иҗади хезмәтен һәм тырышлыгын югары бәяләделәр. Залда көчле алкышлар яңгырады.


Нет комментариев