Китапта һәр районга багышланган бүлек бар
Милли көрәш темаларын яктыртучы журналист Атлас Гафиятовның “Сабан туе батырлары” исемле китабы басылып чыкты. Әлеге китапта республиканың төрле район үзәкләрендә, шәһәрләрдә Сабан туйларында мәйдан тоткан пәһлеваннар турында язылган. “Халык саны, үзенең территориясе буенча зурмы ул район, кечкенәрәкме – аларда җиңгән батырлар да тарихта калырга тиеш”, дип язган автор.
Китапта һәр районга багышланган бүлек бар. “Әгерҗе батырлары” дип аталганында районыбыз пәһлеваннары турында сүз бара. “Бу райондагы Сабан туе бәйрәмнәре тарихына күз салсак, баш батырлар исеменең ел саен алышынып торуын күрербез. Шуның өчен дә без кимендә өч тапкыр һәм аннан да күбрәк баш батыр булып танылганнар хакында сөйләрбез”, диелгән.
Чишмә авылыннан Сабит Ситдыйков алтмышынчы еллар уртасында өч тапкыр шундый дәрәҗәле исемгә лаек булган. Җитмешенче еллар башында Көчектән Котдус Садыйковның да өч тапкыр батыр калуы билгеле. Аннан соң җиңү эстафетасы Көчек авылыннан Альфред Сабирҗановка күчә. Ул башта 1974 елдан 1981 елга кадәр сигез ел рәттән, аннан соң янә ике тапкыр район Сабан туйларының баш батыры дәрәҗәсен яулый. Аның авылдашы Әнвәр Низамбиев исәбендә исә җиде җиңү булган. Ижауда яшәүче Таһир Хуҗагалиев Әгерҗедә 2005-2011 елларда алты мәртәбә баш батыр исемен яулый. Исәнбайдан Илшат Каиров – дүрт, Көчектән Риза Галләмов өч тапкыр баш батыр булалар.
Район Сабан туенда ун тапкыр көрәш батыры булган, көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән, бу спорт төрендә күп чемпионнар тәрбияләгән, бик күп яшүсмерләргә көрәш серләрен өйрәткән Альфред Сабирҗанов турында аерым язылган. Китапта 2021-2022 елларда Әгерҗе Сабан туенда көрәш батыры булып калган Үтәгән егете Денис Әминовның фотосы бирелгән.
Нет комментариев