Уразай авыл клубында концерт гөрләде
Кызыклы

Уразай авыл клубында концерт гөрләде

Музыкаль кичә бик матур узды

Уразай авыл клубында "Картаймагыз әле өлкәннәр! " исемле музыкаль кичә узды. Бәйрәм киче матур , моңлы җырлар, теләкләр, котлаулар белән үрелеп барды.

Авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре оештырган ял һәм бәйрәм концерты күңелле узды. Бәйрәмгә килгән өлкәннәр бергәләп җырлады, биеде, вальс әйләнде, фотолар төште, чәчәк бәйләмнәре өләште.

Салагыш авыл җирлеге башлыгы Илгизә Фәрдетдинова бәйрәм белән котлап, иң җылы теләкләрен белдерде.


Нет комментариев