Машинаны кышка әзерләр чак җитте
Көз-кыш айлары машина йөртүчеләрдән аеруча игътибар сорый. Һава торышындагы еш үзгәрешләр юлларда хәрәкәт итү өчен зур кыенлыклар тудыра.
Карлы-бозлы юл барыбыздан да игътибарлылык, саклык, профессиональ осталык таләп итә. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Чөнки машина юлын кисеп үткәндә, яисә транспорт узачак юл буеннан атлаганда кинәт егылып, тәгәрмәч...