Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чаллыда янгын вакытында һәлак булган кешеләрнең берсе - Әгерҗедән

Янгын "Заря" бакчачылык ширкатендә урнашкан йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәбәр алынып биш минут үткәч фаҗига урынына килеп җиткән. Әмма участокка эләгү өчен аларга тимер капканы кисәргә туры килгән. Янгынны сүндергән вакытта йорт бүлмәләрендә дүрт кеше мәете табылган. Аларның икесе 19 һәм 56 яшьлек хатын-кыз, тагын икесе ир-ат. Аларның берсенә 29...

Янгын "Заря" бакчачылык ширкатендә урнашкан йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәбәр алынып биш минут үткәч фаҗига урынына килеп җиткән. Әмма участокка эләгү өчен аларга тимер капканы кисәргә туры килгән. Янгынны сүндергән вакытта йорт бүлмәләрендә дүрт кеше мәете табылган. Аларның икесе 19 һәм 56 яшьлек хатын-кыз, тагын икесе ир-ат. Аларның берсенә 29 яшь булу ачыкланган.

Янгын сүндерүчеләр утны 16 минут эчендә сүндергән. Башлангыч версия буенча, ут мич яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан. Шаһитлар сүзләренчә, янгын башланганчы шартлау тавышы ишетелгән. Йортның тактадан ясалган янкормасында сакланган 50 литрлы газ баллоны шартлаган дип фаразлана.

Ә менә мәетнең берсенең, 19 яшьлек хатын-кызның, Әгерҗедән булуы ачыкланган. Шушы көннәрдә аны туган шәһәренә алып кайтып җирләделәр.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев