Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Машинаны кышка әзерләр чак җитте

    Көз-кыш айлары машина йөртүчеләрдән аеруча игътибар сорый. Һава торышындагы еш үзгәрешләр юлларда хәрәкәт итү өчен зур кыенлыклар тудыра. Карлы-бозлы юл барыбыздан да игътибарлылык, саклык, профессиональ осталык таләп итә. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Чөнки машина юлын кисеп үткәндә, яисә транспорт узачак юл буеннан атлаганда кинәт егылып, тәгәрмәч...

    Көз-кыш айлары машина йөртүчеләрдән аеруча игътибар сорый. Һава торышындагы еш үзгәрешләр юлларда хәрәкәт итү өчен зур кыенлыклар тудыра.

    Карлы-бозлы юл барыбыздан да игътибарлылык, саклык, профессиональ осталык таләп итә. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Чөнки машина юлын кисеп үткәндә, яисә транспорт узачак юл буеннан атлаганда кинәт егылып, тәгәрмәч астына эләгү ихтималы бик зур. Һава торышы шартлары үзгәрү сәбәпле, район автоинспекциясе транспорт белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хәрәкәт тизлеген юлларда иминлек сакланырлык итеп сайларга, аеруча игътибарлы булырга һәм көндез дә транспорт фараларының яктылыгы якын арага төшә торганын кабызып йөрергә онытмаска, шиналарны кышкыларына алмаштырырга өнди. Хәзер кышын автомашиналарда җәйге тәгәрмәчләр белән йөрүне катгый төстә тыялар. Шуны да искәртим, таможня союзы тарафыннан, юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң, кышкы резина көпчәкләрнең протектор тирәнлеге иң кимендә 4 мм булырга тиеш. Белгечләр әйтүенчә, протекторлар өчен иң кулай тирәнлек - 8 мм. Көпчәк сырлары ашалган саен автомобильне кинәт туктату кыенлаша бара. Әгәр протектор тирәнлеге 6 мм.га калса, тормоз юлы 20 процентка, 4 мм булса бер ярым тапкырга арта. Тәгәрмәч сырлары 2 мм.га гына кабарып торса, тормоз юлы 70 процентка күбәя. Тимер тешле - тырнаклы көпчәкләрне исә җәен куярга ярамый.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: