Сәхрә кызы Алиянең кулыннан килмәгән эш юк
Алия исеме гарәпчәдән "кыйммәтле" дигәнне аңлата. Сәхрә кызы Алия ӘХМӘТҖАНОВАга бу исемне бик тә белеп кушканнар. Татар кызларына хас булырга тиешле бик "кыйммәтле" сыйфатлар бар анда: тыйнаклык, уңганлык, итагатьлелек, игътибарлы-ихтирамлылык, сабырлык, гүзәллек...
Алияне мин бик кечкенә чагыннан ук беләм. Иртүк йокыдан торып апасы Айназ белән әниләренә ияреп абзарга сыер саварга...