Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сәхрә кызы Алиянең кулыннан килмәгән эш юк

    Алия исеме гарәпчәдән "кыйммәтле" дигәнне аңлата. Сәхрә кызы Алия ӘХМӘТҖАНОВАга бу исемне бик тә белеп кушканнар. Татар кызларына хас булырга тиешле бик "кыйммәтле" сыйфатлар бар анда: тыйнаклык, уңганлык, итагатьлелек, игътибарлы-ихтирамлылык, сабырлык, гүзәллек... Алияне мин бик кечкенә чагыннан ук беләм. Иртүк йокыдан торып апасы Айназ белән әниләренә ияреп абзарга сыер саварга...

    Алия исеме гарәпчәдән "кыйммәтле" дигәнне аңлата. Сәхрә кызы Алия ӘХМӘТҖАНОВАга бу исемне бик тә белеп кушканнар. Татар кызларына хас булырга тиешле бик "кыйммәтле" сыйфатлар бар анда: тыйнаклык, уңганлык, итагатьлелек, игътибарлы-ихтирамлылык, сабырлык, гүзәллек...

    Алияне мин бик кечкенә чагыннан ук беләм. Иртүк йокыдан торып апасы Айназ белән әниләренә ияреп абзарга сыер саварга чыга иде алар. Кызлары булышмаса, әниләре Кәүсәриягә генә сигез сөтлебикәне саву, ай-һай, авыр булыр иде. Үзенең яраткан сыерын биш яшьтән иртә-кич сауды Алия. Әнә шулай, кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсте ул. Бакча эшләрендә дә, бал кортлары, мал-туар караганда да әти-әнисе янында кайнашты кыз. Мәктәптә дә бик яхшы укыды. Күңелендә рәхим-шәфкать йөрткән Алия, 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ижау медицина көллиятенә укырга керде. Биредә укыганда да бер генә минутын да бушка уздырмый ул. Параллель рәвештә юридик техникумда белем ала. Укуы түләүле булганлыктан, әнисе Кәүсәрия һәм абыйсы Илназ да бик нык ярдәм итәләр аңа. Алия үзе дә якыннары йөзенә кызыллык китерми, аларны уңышлары белән сөендереп тора. Ике уку йортында белем алуына карамастан, машина йөртү курсларына йөреп шофер таныклыгы да ала.

    Әнә шулай, ике дипломлы һәм "права"лы кыз узган ел туган авылы Сәхрәгә кайтты. Юридик техникумда банк эше белгечлеге алуы да бик ярап куя аның: гаилә бизнесы булган пилорамаларында исәп-хисап эшләрен алып баруда әнисе һәм абыйсының уң кулына әйләнә Алия. Ә медицина белгечлеге буенча Кырынды фельдшерлык-акушерлык пунктына эшкә урнаша. Бик ярата аны Кырынды халкы. "Ипле, тыныч, ярдәмчел, игелекле", диләр яшь белгеч турында. Рульдә дә һәрвакыт үзе. Ә төннәрен чакырулар булганда, күрше авылга әнисе йә абыйсы белән бергә бара Алия. Әнә шулай, бөтен эшне бергәләп, күмәкләп, киңәшләшеп эшлиләр Әхмәтҗановлар.

    Алия медицина буенча укуын тагын да дәвам итәргә тели. Һәрвакыт алдына зур максатлар куеп, аларны чынбарлык итәргә омтылган кызның монысына ирешәчәгенә дә һич шик юк. Аның тәвәккәл, максатчанлыгын һәр адымы күрсәтеп тора бит. Әнә, Кәүсәрия белән сөйләшеп торган арада да Алия, яныбызга килеп, әнисеннән:

    - Абыем машинамны төзәтә, мин дә өйрәнергә чыгыйм әле, - дип рөхсәт сорады.

    Әнисе "ир-ат эше" дип каршы килсә дә, "кирәк булуы бар" дип киенеп чыгып китте Алия.

    - Монысы - хатын-кызныкы, бу ир-атныкы дип тормый, теләсә нинди эшкә тәвәккәлләп тотына һәм һәрвакыт булдыра, - дип кызына соклануын һәм аның белән горурлануын белдерде әнисе Кәүсәрия.

    "Улым шундый кыз алса иде", "оныгыма шушындый акыллы кыз насыйп булса иде"... Мондый теләкләрне күп ишетергә туры килә таныш-белешләрдән. Ә мин Алиягә үзе кебек акыллы яр насыйп булсын иде дип телим.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: