Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга
Аның тормыш юлы җиңел булмый. Авырлыклардан сынам, бирешәм дигән чакларын да бүгенгедәй хәтерли. Әмма шул вакытларда ул кулына җан дусты гармунын ала һәм дөньяларын онытып уйный башлый. Шулай күңеленә тынычлык, юаныч таба. “Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга” проектының чираттагы герое – Тирсә авылыннан Мөдәрис ХӘЕРТДИНОВ.
АКТАНЫШНЫҢ МОҢЛЫ УЛЫ
Ул Актаныш районының Чирәм Колак авылында туып-үсә. Агыйдел буенда үскән малай әтисе кебек гармунга тартыла, әнисенә охшап җырлый.
– Уйнарга теләк зур булса да, өебездә гармун юк иде. Әмма бала-чага аптырап торамыни?! Абый күршеләр өйдә югында гармуннарын алып чыккан да ишек төпләрендә үк уйный башлаган. Күрше абыйның аны колагыннан тотып безгә алып кергәнен хәтерлим, – дип елмаеп искә ала балачак хатирәләрен Мөдәрис абый.
Шуннан соң әтиләре Хөснимәрдән гармун сатып ала. Әмма абыйсы өйдә булганда ул Мөдәрискә эләкми дә. Ул югында гына кача-поса, куркып кына гармун тарта башлый.
– Әнигә ияреп печәнгә йөри идем. Аның тавышы шулкадәр моңлы. Юлда барганда “Авыл көе”н, “Су буйлап”, “Шахта”, “Рамай” җырларын суза. Мин эчтән кабатлыйм. Гармунда да иң беренче уйнарга өйрәнгән көйләр шулар булды, – ди Мөдәрис абый.
Азрак шомаргач аны да сәхнә тормышы көтә. Авылларында концертларда катнашып тагын да остара егет.
АРМИЯДӘН СОҢ – ӘГЕРҖЕГӘ
Авыллары су басу зонасына эләгү сәбәпле, Мөдәрис армиядә вакытта гаиләләре Әгерҗе районының Шаршады авылына күченәләр. Диңгезче Мөдәрис, якыннарын эзләп, шушы авылга кайта. Һәм 1972 елдан соңгы тормышы безнең район белән бәйле аның.
– Күз күрмәгән, колак ишетмәгән яклар иде бу. Әмма армиядән кайткач озак та үтмәде, үземнең “сәхнә җанлы” булуымны күрсәтергә өлгердем. Шаршадыда концертларда катнаша башладым, – ди Мөдәрис абый.
1975 елда ул Әгерҗегә күченә. “Сельхозтехника” берләшмәсендә, аннан озак еллар тимер юлда хезмәт куеп лаеклы ялга чыга.
МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫН ҖАНЛАНДЫРУЧЫ
Тирсәдә яши башлагач та ул чактагы мәдәният йорты мөдире Миңнур Һадиева талантлы егетне сәхнәгә тарта. Нинди генә бәйрәмнәр, чараларда катнашмый ул.
Еллар уза... Хәзер мәдәният йортында “Моңлы гармун” ансамбле эшли. 75 яшьлек Мөдәрис абый – әлеге ансамбльнең иң өлкән уйнаучысы.
– Тирсәдә гармунчылар күп булуы сөендерә. Ансамбльгә унике ир-егет йөрибез. Сәхнәгә чыгып уйнау зур җаваплылык булса да, ул күңелгә әйтеп бирә алмаслык рәхәт халәт өсти, – ди райондашыбыз.
ЯЗМЫШ СЫНАСА ДА
Яшьлек мәхәббәтен дә Тирсәдә очрата Мөдәрис. Фәнилә белән бик матур башлана тормышлары. Бер-бер артлы туган өч балалары үсүенә сөенеп яшәгәндә җәмәгате авырый башлый. Бу вакытта әле икесе дә җир җимертеп эшли торган яшьтә булалар.
– Кызганыч, авыру көчәйгәннән-көчәйде. Хатыным урын өстендә ятуга калды, – ди Мөдәрис абый авыр сулап.
22 (!) ел авыру хатынын тәрбияли ул. Эчтән янса да, тышка чыгармый, беркайчан сер бирми.
– Минем моң-зарларымны, күңелдәге уйларымны, сагышларымны бары гармун дустым гына белде. Иң авыр чакларда кулыма гармунны ала идем дә сәгатьләр буе уйнап җырлап утыра идем. Күңел төшкән чакларымда ул юанычым, сердәшем булды, – ди Мөдәрис абый.
ИКЕСЕ – БЕРБӨТЕН
Гомер җырласаң да, еласаң да уза, диләр... Фәнилә апаның вафатына да тугыз ел узган. Балалары, гаиләләр корып, Ижау шәһәрендә яшиләр. Мөдәрис абый олыгаеп барган көннәрендә янында олы терәк булган Нәгыймә апага бик рәхмәтле.
– Ир-атка ялгыз яшәүләре бик авыр. Нәгыймәгә мин бик рәхмәтле. Әгерҗедә яшәсә дә, авылга күчеп кайтырга курыкмады, – ди ул.
Нәгыймә апаның да язмышы җиңелләрдән булмый. Ире үлгәч, тормышны ялгызына тартырга туры килә.
Ике якның да балаларын тигез күреп, оныклар сөеп матур гына яшәп яткан мәлләре аларның. Җәй көне бройлерлар үстерәләр, көзен казлар сатып алалар.
– Кош-кортларга ашау әзерләгәндә дә кулыма гармунны алмый калмыйм. Җырлый-җырлый эшләве бик рәхәт, – ди Мөдәрис абый.
ГАРМУНГА ҖАН ӨРӘ
Гармуннары күп түгел, әмма һәрберсе кадерле.
– 1977 елда клуб подвалыннан алып чыккан өч гармуннан берне җыйдым. Хәзер дә уйный. Тавышы бик матур, – ди Мөдәрис абый һәм әлеге “Восток” гармунын сузып җибәрә.
Икенчесен 1977 елда Әгерҗе универмагыннан сатып ала. Ул вакытта баянның бәясе дә арзан түгел – 570 сум тирәсе була!
Мөдәрис абый курайда да бик оста уйный. Ул әлеге уен коралында уйнарга армиядән кайткач өйрәнә. Шуннан бирле аны да кулдан төшергәне юк.
Гомумән алганда, Мөдәрис абый 53 ел сәхнәдә.
– Әле алга таба да уйнарга язсын дип телим. Сәламәт булганда яшәр өчен көч биргән, дәрт өстәгән, сагышларымны басарга ярдәм иткән җан дустым – гармунымнан аерылмыйм, – ди райондашыбыз.
Нет комментариев