Концерт-тамашадан кергән акчалар махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә ярдәм күрсәтүгә тотылачак
Биектау авылы клубында узган ”Үзебезчә, авылча” концерт-тамашасын Яңавыл, Яңа Акхуҗа, Кодаш, Биектау авыллары үзешчәннәре тәкъдим иттеләр. Исеменә тәңгәл буларак, әлеге чара, чыннан да, авылча бик матур, җылы, рәхәт мохиттә үтте.
Сәхнә осталары туган якка, якыннарга ярату белән сугарылган җырлары, шигырьләре белән тамашачыларны моңландырдылар, җилкенеп биюләре аша дәртләндерделәр, юмористик чыгышлары аркылы көлдерделәр. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән тамаша “бер тында” узып, һәр чыгыш залда утыручыларның җылы алкышларына лаек булды.
Кодаш авылы җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров тамашачыларны Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән котлап, изге теләкләрен юллады. Әлеге бәйрәмнәр уңаеннан иң матур чыгышларын тәкъдим иткән сәхнә осталарына залда утыручылар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.
Концерт-тамашадан кергән акчалар махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә ярдәм күрсәтүгә тотылачак.
Нет комментариев