Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген Исәнбайда Сәгыйть абыйны соңгы юлга озаталар

    Исәнбайда гомер кичергән 78 яшьлек пенсионер Сәгыйть абый БӘДЕРТДИНОВ 22 январьда өеннән чыгып китә дә суга төшкәндәй юк була. Бары 22 көннән соң гына Кама бозыннан үле гәүдәсен табып алалар аның. Якыннары сөйләвенчә, төпчек улы Илсурны, 40 ел гомер иткән хатыны Асия апаны югалтканнан соң "җиңеләеп" китә торган гадәте булса...

    Исәнбайда гомер кичергән 78 яшьлек пенсионер Сәгыйть абый БӘДЕРТДИНОВ 22 январьда өеннән чыгып китә дә суга төшкәндәй юк була. Бары 22 көннән соң гына Кама бозыннан үле гәүдәсен табып алалар аның.

    Якыннары сөйләвенчә, төпчек улы Илсурны, 40 ел гомер иткән хатыны Асия апаны югалтканнан соң "җиңеләеп" китә торган гадәте булса да, Сәгыйть абый һәрвакыт юлда йөргән, акчаны мулдан тоткан, теләгән әйберен сатып алу өчен чакрымнар узу да аның өчен берни тормаган. Машинасы төзек чагында тимер атында йә Әгерҗегә туганнарына, йә Чаллыга, йә Ижауда яшәүче оныкларына дип тә чыгып киткән. Машинасы сафтан чыккач, ике ел инде ул "утырт әле, абзый", дип олы юл чатында кем туры килсә шуңа утырып теләгән җиренә барган һәм ике-өч көннән өенә исән-сау кайтып җиткән. Якыннары да аның шулай берничә көнгә генә югалып торуына күнегеп беткән булганнар инде.

    Әле кышка кергәч кенә дә пенсионер карт Кече Пургага йөреп теш куйдырткан, өйләренә автомат кер юу машинасы алу мәшәкате белән йөргән. Ә менә Яңа елдан соң Сәгыйть абый яңа машина алу турында хыялланды, диләр авылдашлар.

    - Каян ишеткәндер, "Мөслимдә пенсионерларга аз процент белән кредит бирәләр икән, мин шунда барып акча алып кайтам әле", дип әйткәнен берничә тапкыр ишеттем. Олы кеше ни әйтмәс дип, бу сүзләргә бик ышанып та бетмәдем. Ул көнне чыгып киткәнен дә күрми калдым, - ди күршеләре Рәшидә апа Мусина.

    Сәгыйть абый якшәмбе көн сәгать унберләр тирәсендә документларын ала да өйдән чыгып китә. Мөслимгә Кама аша якынрак дип Красный борга баручы машинага утыра. Бозга кергәнен күргән каравылчы картны "юл юк, борыл" дип үгетләп караса да, Сәгыйть абый кире борылмый.

    - Моңа кадәр дә авылдашыбыз берничә тапкыр Камага барган иде инде. Каравылчылар хәбәр итеп, берсендә Красный бор хастаханәсенә илтеп куйганнар, икенчесендә миңа шалтыраттылар. Бу юлы, әнә, үгетләп карасалар да, үз дигәнен эшләгән, - ди Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев.

    Өч көн буе бер хәбәре дә булмагач, Рәшидә апа телефоннан Сәгыйть абыйның Ижауда яшәүче улы Илдуска һәм оныкларына шалтырата.

    - Сәгыйть кая гына барса да, телефоннан кызы Илсөяргә йә миңа хәбәр бирә иде. Илсөяр - балачактан беренче группа инвалид. Икесе бик килешеп яшәделәр, кызын гел кайгыртып кына торды. Сәгыйть абыйны карарга билгеләнгән социаль хезмәткәр Гөлшат Сабитова да бик тәрбияләде үзләрен, теләгән әйберләрен пешереп ашатты, - ди Рәшидә апа.

    Бер атнадан соң коткаручылар да эзләү эшенә керешәләр. Әмма нәтиҗә генә булмый. Шуннан соң да әле берничә көн билгесезлектә яшиләр Бәдертдиновлар, күрәзәчеләргә баралар. Аларның да берсе суга төшкән, икенчесе документларын югалткан, үзе исән дип әйтәләр.

    - Билгесезлектә яшәве бик авыр. Сәгыйть югала торган кеше түгел. Менә-менә кайтып керер кебек тоела, - дигән иде узган атнада телефоннан шалтыраткач күршесе Рәшидә апа.

    Әмма Сәгыйть абыйның гомере өзелә. Ул Кама елгасын чыгып җитә дә яр буенда әллә ял итәргә туктый, әллә хәле бетеп егыла, шуннан тора алмый. Бу дүшәмбедә улы Илдус берничә авылдашыбыз белән Сәгыйть абыйны эзләргә дип чыгып китәләр һәм аның үле гәүдәсенә тап булалар.

    Гомере буе тракторда эшләгән, таза гәүдәле Сәгыйть абый 80 яшьлек юбилеен уздырырга, әнисе Мәрхәбә әби кебек 104 яшенә кадәр яшәргә хыялланган.

    - Яшәгән дә булыр иде. Ул беркайчан да сәламәтлегенә зарланмады. Башын дәваларга алган даруларны да эчмәде. Әҗәле йөрткәндер инде, - ди Рәшидә апа.

    Сәгыйть абыйны бүген соңгы юлга озаталар. Инвалид кызы Илсөярне абыйсы Илдус ярдәменнән ташламас дип өметләнәбез. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсеннән әйтүләренчә, психик авыру булу сәбәпле, Илсөяргә социаль хезмәткәр билгеләнмәячәк икән...

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: